Аграр комплекс хезмәтчәннәре соя һәм көнбагыш уңышын җыю белән мәшгуль.
Атна уртасына соя барлык мәйданнарның 61 процентыннан җыеп алынган булса, көнбагыш урагы кырларның 45 процентында тәмамланган.
Бер үк вакытта азык әзерләү эшләре дә бара – хуҗалыкларда кукурузны силоска салалар.
Һәр баш терлеккә 33,1 центнер берәмлек азык әзерләнгән.
Нет комментариев