Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Иске Авыл халкы туган авылларының 100 еллыгын бәйрәм итте

Ел саен җәйнең бер матур ял көнендә кайтып зират өсләрен карап, каберлекләрне тәртипкә китереп, әрвахларга дога кылып, туган-тумачаларының хәлләрен белешеп киткән авылдашларын быел Иске Авыл халкы зур бәйрәм чарасы белән каршы алды.

Сәбәбе дә бик җитди – Иске Авылга нигез салынуга 100 ел тулган икән. 

Элек-электән уңган халык яшәгән бу авылда бәйрәм оештыру өчен Нәзифә Нәбиуллина, Рәзифә Ишмаева, Флюра Әндәрҗанова үз тәкъдимнәрен белдергәч, бөтен авылның өлкәннәре урамда кунак каршылау хәстәренә кереште. Һәркем үзеннән матди ярдәм кертте, ә җирле фермер Фәнис Сафиуллин бал һәм пылау пешерү өчен бер сарык китерде. Читтә яшәүче  авылдашлар – бертуган Инсаф һәм Мәхмүт Нәбиуллиннар һәм аларның дуслары Гүзәлия Вәлиәхмәтова, Сәүдә Әхмәтова, Рафаэль Әхмәтсәгыйров, Венера Вәлиева, Люция һәм Рания Грунтьевалар, Асия Ибраһимова, Наилә Ганиева, Рушания Зюкина Иске Авылның юбилей чарасын оештыруга саллы гына өлешләрен керттеләр. 

Иске Авылның имам-хатыйбы Рафаэль бабай азан әйтеп башлаган бу бәйрәмгә Гәйтән авыл җирлеге башлыгы Наталья Авдеева һәм Әсгать Габдуллин да килгән иде. Авылдашларның үзләре җыйган музей бүлмәләрен, коеларын, печән тулы борынгы “уфалла”сын күреп, Әсгать Касыймович җирле халыкның хезмәтенә югары бәя бирде. Кунаклар җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларга мактау грамоталары тапшырсалар, өлкәннәребезне котлап бүләкләр өләштеләр. Зөһрә Зарифуллинаның гармун моңына кушылып җырлаган Нәзифә Нәбиуллина белән Флюра Әндәрҗанованы күрергә Кәкре Атау авылыннан сабакташлары Рәшит Кәлимуллин белән Әнвәр Нәфыйгин гөлләмәләр тотып килгәннәр иде. Баксаң, бу бәйрәмгә аларның байтак классташлары килгән булып чыкты. Фәнүзә Минеханова исә авылдашлар очрашуына ерак Үзбәк иленнән кайткан икән. Очрашып, күрешеп, туй табыныдай өстәлләр артында чәйләр эчеп, “Умырзая” ансамбле үзешчән артисларына (җитәкчесе Фәүзия Кәлимуллина) кушылып җырлап, биеп, киләчәктә бу бәйрәмне ел саен оештырырга сүз куешып таралыштылар. Бәйрәм үтте, авыл урамы бушап калды, әмма авылдашлар үзләре белән күңелле дә, матур да, онытылмас та мизгелләрне еракларга алып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев