Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Югары Нурлаттан Төхвәтуллиннар гаиләсенең өч буыны өмәгә чыкты

ТОС рәисе Ильяс Төхвәтуллин балалары һәм оныклары белән Кондырча елгасы ярын чүп-чардан чистартты, якташларына үрнәк күрсәтте.

Шул көннәрдә “Югары Нурлат” ТОСы рәисе Ильяс Төхвәтуллин гаилә өмәсе оештырды. Ул балалары һәм оныклары белән бергә Кондырча елгасы аша салынган күпер янында тәртип урнаштырырга чыктылар. Берничә сәгать дәвамында зур һәм бердәм команда булып яр буйларын чистарттылар. Һәр катнашучы уртак эшнең мөһимлеген аңлап эш итте.

Мондый инициативалар исә бик әһәмиятле, чөнки экология һәм туган якның чисталыгын саклауга һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш. Ильяс Төхфәтуллин гаиләсенең үрнәге исә кече Ватанга мәхәббәтнең гади, әмма конкрет гамәлләрдә чагылуын раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев