Легендар “Җиңү паровозы” Нурлат аша узды
Бүген иртәдән үк Нурлат тимер юл вокзалы паровоз гудогы авазына һәм 1945 елның Җиңү мае атмосферасына күмелде.
Шәһәребезгә ачык һавадагы уникаль күчмә музей – “Җиңү паровозы” килеп җитте. Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган масштаблы патриотик акция төрле буын вәкилләрен – йөзләгән нурлатлыны берләштерде.
Нурлатлылар составны гаиләләре белән каршы алды. Аеруча яшьләрнең катнашуы дулкынландыргыч булды: шәһәр гимназиясенең 9Б сыйныфы укучылары кулларына хәтер һәм рәхмәт символы булган кызыл канәферләр тотып килгәннәр иде.
«Безнең өчен бу көн – истәлекле поездны күрү генә түгел. Бу – өйләренә әйләнеп кайткан бабаларыбыз тойган шатлыкны тою мөмкинлеге. Монда, хәрби техника арасында басып, ул еллар җырларын тыңлап, без тынычлыкның нинди бәягә яуланганын аңлыйбыз”, – дип уртаклашты гимназия укучысы София Габсаликова.
Быел Самарадан “Алар Ватан өчен сугышты!” клубы катнашучылары башлап җибәргән проект үзенең беренче юбилеен билгеләп үтә – “Җиңү паровозы” инде бишенче ел үткәрелә.
Кунаклар игътибарына биредә Бөек Ватан сугышы чоры техникасы, хәрби кораллар күргәзмәсе, ул еллардан сакланып калган оригиналь хәрби киемнәр һәм форма тәкъдим ителде.
Эшелонны тантаналы каршы алуда Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев, район җитәкчелеге, Нурлат тимер юл станциясе вәкилләре, шулай ук махсус хәрби операция ветераннары катнашты.
“Җиңү паровозы”ның безнең аша узуы – районыбыз өчен әһәмиятле вакыйга. Бу эшелон халкыбызның сыгылмас рухын искә төшерә һәм буыннар бәйләнеше өзелмәвен күрсәтә. Бүген безнең якташлар – махсус хәрби операциядә катнашучылар – сигез дистә ел элек бабалары кебек үк, Ватан мәнфәгатьләрен кыю яклый. Без үз тарихыбыз һәм геройларыбыз белән горурланабыз”, – дип ассызыклады Дамир Азатович.
Перронда җирле артистлар бәйрәм рухын тудырды – патриотик җырлар башкардылар, ә нурлатлылар иске локомотив фонында истәлеккә фотога төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев