Халыкара балаларны яклау көненә багышлап үткәрелгән бәйге барышында яшь нурлатлылардан дистәләгән эш кабул ителде.
Аларның барысы да “Хәрби туганлык” оешмасы волонтерлары белән шул көннәрдә Луганск Халык Республикасының Лутугино балалар интернат-йортында тәрбияләнүче балаларга юлланачак. Ә җиңүчеләрне исә истәлекле бүләкләр көтә.
Менә алар, бәхет елмаючылар:
“Аппликация” номинациясе җиңүчеләре:
1 урын – Ләйсән Мозафарова (4нче мәктәп),
2 урын – Ралина Мозафарова (“Әкият” балалар бакчасы),
3 урын – Василиса Возняк (9нчы мәктәп).
“Рәсем” номинациясе җиңүчеләре:
1 урын – Алиса Огонева (“Тирмәкәй” балалар бакчасы),
2 урын – Полина Кистенева (гимназия),
3 урын – Рамина Касыймова (гимназия).
“Тамашачылар мәхәббәте” призына Виктор һәм Радмир Ишмухаметовлар (“Камыр Батыр”) һәм Кристина Грошева (2нче мәктәп) лаек булдылар.
Нурлат гимназиясенең 5В сыйныф укучыларына – махсус приз. Алар рәсем ясап кына калмаганнар, яшьтәшләре өчен ике тартма күчтәнәчләр дә әзерләгәннәр.
Җиңүчеләрне 1 июнь көнне 16.00дә К.Маркс урамы, 1Г (телевидение бинасы) адресы буенча көтеп калабыз.
Нет комментариев