Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы басуларында кышын да эш дәвам итә

Биляр Озеро авылы янындагы кырда бу көннәрдә зур җанлылык хөкем сөрә.

Биредә “Чистополье” холдинг компаниясенең 15нче агрофирмасы көздән җиңсәләргә салып калдырылган соя культурасын Нурлат элеваторына озату белән мәшгуль. Эш төгәл һәм өзеклекләрсез оештырылган: ике сменада өч бригада тәүлек әйләнәсе хезмәт куя. Фомадан Алсу Әһлиуллина бригадасында, мисал өчен, 11 хатын-кыз. Җиңсәләрне кар көртләреннән чистартып, техника өчен мәйданчык та ачалар алар, җиңсәләрдә төягечтән соң калган ашлыкны, бер бөртеге дә әрәм булмасын дип, пөхтәләп җыеп та баралар.

"Иртәнге 6да кырда инде без, вахта килеп ала. Механизаторлар белән аңлашып эшлибез, коллективыбыз бик тату. Көне буе урамда эшләсәк тә, салкынны сизмибез дә, кәефебез көр", – дип уртаклашты Алсу Әһлиуллина.

Агрофирмада соя культурасы узган ел 15 мең гектарда игелгән. “Чистополье”да ашлыкны җиңсәләрдә саклау технологиясе киң кулланылса да, биредә әлеге тәҗрибәне беренче тапкыр гына сынап караганнар әле, һәм аның нәтиҗәсеннән канәгать калганнар.

"Ашлык коры булып сакланган, хәтта тузан очып тора, черү билгеләре дә юк, – дип билгеләп үтте 15нче агрофирма директорының җитештерү буенча урынбасары Зөфәр Минегулов. – Көздән 10 мең тонна сояны җиңсәләргә салып калдырган идек, бер җиңсәгә 200ләп тонна сыя. Һава торышы уңайлы торганда, карлар эри башлаганчы дип, ашлыкны элеваторга күчерергә булдык, тәүлегенә 580 тоннага якын чыгарабыз. 3 мең 300 тоннасын орлыкка әзерләдек. Биредә эшне тәмамлагач, складларда саклана торганын күчерә башлаячакбыз.

Ра й о н н ы ң  а в ы л хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Шәрәфетдинов әлеге тәҗрибәне киләчәктә башка хуҗалыкларда да кулланырга ниятләүләрен билгеләп үтте.
"Әлеге ысул урак вакытында аеруча уңайлы – ул техниканың элеватордагы чиратларда тоткарлануын булдырмаска, комбайннарның эзлексез эшен тәэмин итәргә һәм ашлыкны, аеруча узган елгы кебек яңгырлы һава торышы килгәндә, саклауга оператив рәвештә куярга мөмкинлек бирә", – диде ул.

Шул көннәрдә биредә район башлыгы Дамир Ишкинеев та булып китте. Эшләрнең барышы белән танышып, ул соя культурасын уникаль саклау тәҗрибәсенә уңай бәя бирде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев