Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы мәчетләрендә Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм намазлары укылды

Бу көн мөселманнар өчен тирән рухи мәгънәгә ия: ул Аллаһка якынаюны, ихласлыкны, юмартлыкны, ярдәмләшүне һәм кешелеклелек сыйфатларын чагылдыра.

Бүген Нурлат районының барлык мәчетләрендә дә  иртәдән  Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм намазлары укылды. Шикәрчеләр микрорайонындагы мәчеткә дә мөселманнар күпләп җыелды. Бәйрәм иртәнге намаздан башланып китте. Аннары мәчетнең имам-хатыйбы Минәсхәт хәзрәт Фәйзетдинов Корбан бәйрәменең әһәмияте турында вәгазь сөйләде. Корбан бәйрәме – мәрхәмәт һәм юмартлык күрсәтү вакыты ул. Хәзрәт үз сүзендә корбан чалу кагыйдәләрен аңлатты: канун буенча корбан итен өч өлешкә – үзеңә, туганнарыңа, дусларыңа һәм мохтаҗларга бүлергә кирәк. Ул шулай ук итне мәчеткә дә алып килергә мөмкин, дип искәртте, чөнки биредә мохтаҗларга туклану пункты оештырылган, анда көн саен 30га якын нурлатлыга ризык өләшәләр. 

Вәгазьдән соң мөселманнар бергәләп Гает намазы һәм хөтбә укыдылар. Бәйрәм чарасында катнашкан Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев та җыелучыларны бәйрәм белән котлады.
 Соңыннан барлык мөселманнарны да мул өстәлләр артына чакырып, тәмле пылау һәм хуш исле чәй белән сыйладылар. Ә әзерләнгән ризыкның бер өлешен мохтаҗларга өләшү өчен калдырдылар. 

Корбан бәйрәме өч көн дәвам итәчәк. Бу көннәрдә мөселманнар корбан чала, якыннары белән аралаша, изге гамәлләр кыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев