Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы мөхтәсибе корбан чалу тәртибе турында сөйләде

Хафизулла хәзрәт Гыйрфанов иртәгә билгеләп үтеләчәк Корбан гаете белән бәйле сорауларга җавап бирде.

 – Корбан чалу – Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү нияте белән мөселман кешеләре тарафыннан кылына торган олы гыйбадәтләрнең берсе, ул шушы изгелек аша раббыбызга якынаюны аңлата. “Әл-Кәүсәр” сүрәсенең 2нче аятендә: “Раббың өчен намаз укы һәм корбан чал”, – диелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәссәләм Корбан гаетенең беренче көнендә Аллаһы Тәгалә хозурына корбанлык канын агызудан да сөеклерәк эш юктыр, дигән. Әлеге гамәл корбанлыкның каны җиргә тамганчы ук Аллаһы тарафыннан кабул ителә. Шулай булгач, бу эшне куаныч белән башкарырга кирәк. Корбан чалуның асыл максаты – хайванны бугазлау түгел, чөнки чалынган хайванның ите дә, каны да Аллаһы Тәгаләгә барып җитми, аның моңа ихтыяҗы да юк, ул барлык кимчелекләрдән пакь, ләкин савап өмете белән саф ният һәм ихласлык кына Аллаһыга барып ирешә. Шул сәбәпле корбан чалу гыйбадәтен Аллаһының ризалыгы өчен ихлас күңелдән кылырга кирәк.

 – Корбан чалу кемнәргә тиешле? 

– Хәнәфи мәзһәбе буенча, үз акылындагы, балигълык яшендәге, гает көннәрендә мосафирлык кылмаучы, нисаб күләмендә (100 мең сум – ред.) артык акчасы булган мөселман кешеләренә корбан чалу мәҗбүри санала. Бер хәдистә: “Корбан чалырга мөмкинлеге булып та аны чалмаган кеше безнең намаз кылу урыныбызга килмәсен”, – диелә. 

– Корбан итеп нинди хайваннарны чалырга була? 

– Корбанлык сыйфатында дөя, сыер, сарык, кәҗә кебек хайваннарны кулланырга мөмкин, билгеле, аларның һәркайсының яшен истә тотарга кирәк. Мисал өчен, сыерга – кимендә ике, сарык яисә кәҗәгә бер яшь булырга тиеш. Әгәр дә инде 6 айлык сарык зур һәм симез булса, ул да рөхсәт ителә. Корбанлыкка дигән хайваннар сау-сәламәт, таза булырга тиеш, алар камилрәк булган саен хәерлерәк. Рәсүлебез бер хәдисендә: “Корбанга чалынасы хайван 4 төрле кимчелектән: ачык аксаклык, дөм сукырлык, аерымачык беленеп торган авырулар, җелекләре корырлык дәрәҗәдә арыклык, хәлсезлектән ару булырга тиешле”, – дигән. Дөрес, җитди булмаган, әйтик, мөгезе кителү, сыну, бераз аксау, берничә теше бозылу кебек кимчелекләр рөхсәт ителә. Сарык һәм кәҗә – бер, дөя, сыер, буйвол 7 кеше исәбеннән чалына, әмма бер шарт бар – кешеләрнең барысында да бу малны корбан итеп чалу нияте булырга тиешле. 

– Корбан итен кая куярга? 

– Корбан итен кешеләргә таратырга, яисә үзеңә калдырырга да була. Гадәттә, өч өлешкә – туганнарга һәм күршеләргә, фәкыйрь,мохтаҗларга һәм үзеңә бүлү киңәш ителә. Корбан итен мөселман булмаган кешеләргә дә күчтәнәч итеп бирергә мөмкин. Әмма сатарга яисә түләү сыйфатында кулланырга ярамый. Дин-кардәшләремнең игътибарын тагын бер мәсьәләгә юнәлтәсем килә. Мөселман кешесе чисталыкка зур игътибар бирергә тиеш, чалудан соң тиреләрне, хайванның башка әгъзаларын теләсә кая ташламаска, махсус урыннарга илтергә, бер җиргә күмеп куярга кирәк. Кайбер кешеләр елгаларга да илтеп салалар, бу экологик һәм дин ягыннан да катгый тыела, без шушы елгада су коенабыз, аны пычратырга кирәкми. Бәйрәмне изге һәм пакь гамәлләр белән генә үткәрик. Барыбызга да Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга насыйп әйләсен. Бәйрәм мөбарәк булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев