Нурлат районы хуҗалыкларында азык әзерләү кампаниясе башланып китте
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы хуҗалыкларында азык әзерләү кампаниясе башланып китте

“Чистополье” холдинг компаниясенең 14нче агрофирмасы механизаторлары чәршәмбедән люцерна чаптыра башлады.

Бу максатлар өчен өч чапкыч һәм ике махсус техника кулланыла.

Техника кырларда – аксымга һәм витаминнарга бай булган иң кыйммәтле терлек азыгы культураларының берсе – люцерна чәчелгән җирдә эшли. Чабылган масса тигез кипсен өчен, аны астына-өскә әйләндерәләр.

Хуҗалыкта быел да азык әзерләү чорында кышка җитәрлек запас ясап калырга планлаштыралар. 
 


Нет комментариев