Җәйге каникуллар башланыр алдыннан Нурлат районында берьюлы ике зур профилактика чарасы башданды.
18 майдан 7 июньгә кадәр “Игътибар – балалар!” һәм 18 майдан 27 майга кадәр “Мотоцикл” операцияләре узачак.
Автоинспекторларның мондый үзенчәлекле эш режимы хәвефле статистика белән бәйле: май башыннан республикада мототранспорт катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны 6 процентка арткан.
Татарстан юлларында ел башыннан балалар катнашында 90 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 97 балигъ булмаган бала имгәнүләр алган һәм бер баланың гомере өзелгән.
Фото: «Татар-информ»
Нет комментариев