Нурлат шәһәренең «Кондырча» елгасы территориясенә эко-десант төште
Чара “Вода России” Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелде.
“ЗОВ” (“Забота. Объединение. Возможности”) волонтерлык хәрәкәте Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы инспекторы Венера Мингалиева белән берлектә җирле пляжны чистарту буенча өмә оештырдылар.
Акциядә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, аларның әти-әниләре һәм волонтерлар катнашты.
Соңыннан балалар өчен чын бәйрәм оештырылды: алар гипстан ясалган фигураларны төсле буяулар белән буядылар, эко-эстафетада, уеннарда катнаштылар.
Чара ахырында барлык балаларга да ТРның экология һәм табигый ресурслар министрыннан “Эко-чемпион” медальләре һәм истәлекле китаплар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев