Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат табибы эсседән саклану буенча киңәшләр бирде

Районда май уртасы өчен чын мәгънәсендә аномаль эссе һава урнашты – дүшәмбе көнне термометр баганасы 33 градуска кадәр күтәрелде


Нурлат район үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, мондый температура вакытында эссе сугуны һәм йөрәк-кан системасы белән бәйле проблемаларны булдырмас өчен, саклык чаралары күрергә кирәк. 

«Кояш активлыгы аеруча югары булган вакытта – 11.00дән 16.00гә кадәр урамга чыкмаска тырышыгыз, бакчадагы эшләрне кичектереп торыгыз, – дип киңәш бирә поликлиниканың терапия бүлеге мөдире Ләйлә Фәттахова. – Организмны саклау өчен су эчү режимын истә тотыгыз: үзегез белән газсыз чиста су яисә салкын яшел чәй салынган шешә йөртегез, сусау хисе булмаса да, сыеклыкны даими эчегез. Ә менә газировка, каһвә һәм исерткеч эчемлекләрдән бу чорда баш тарту кулайрак булыр, алар организмны сусызландыра гына». 

Тагын бер мөһим момент: берничә минутка гына китәсе булсагыз да, балаларны, йорт хайваннарын машиналарда калдырмагыз. Кояш астында машина салоны мизгел эчендә кыза. Эссе һава торышында үз гардеробыңны да дөрес сайлау мөһим: урамга чыкканда, һичшиксез, баш киеме, кояштан саклаучы күзлек, ачык төсләрдәге, җиңел тукымалардан тегелгән кием киегез. 

«Туклану рационын да уйлагыз, җиңел ризыклар – яшелчә, җиләкҗимешләргә өстенлек бирегез, майлы һәм тозлы ашамлыкларны киметегез, – дип киңәш бирә Ләйлә Фәттахова. – Фатирда кызу булмасын өчен, тәрәзәләрне пәрдәләр яисә жалюзи белән каплагыз. Эсседә күпләр җилләткеч һәм кондиционерлардан файдалана. Бу очракта да сак булыгыз, салкын тидермәс өчен, җилле һава астында тормагыз». 

Эсседә кемгә авыррак? Әлбәттә, бу чорда өлкәннәргә, балалар һәм хроник авырулары булган кешеләргә аерым игътибар таләп ителә. Кояш сугуның беренче билгеләре – баш әйләнү, косасы килү, кискен хәл китү яисә пульсның ешаюы күзәтелүгә үк күләгәле урынга күчегез, маңгаегызга дымлы компресс куегыз, кирәк булган очракта медицина ярдәме артыннан мөрәҗәгать итегез. 

Чулпан метеостанциясе начальнигы Наталья Клочкова әйтүенчә, элегрәк тә май аенда мондый аномаль эссе һава торышы урнашкан еллар булган. 

“2019 елда температура 33 градуска кадәр күтәрелгән көннәр булды, ә 2021 елда 34 градуска кадәр җиткән иде. Быел 14 майдан 18 майга кадәр уртача тәүлеклек температура 20-22 градус тәшкил итте, ә майның икенче декадасы өчен норма – 13,5 градус, – диде ул. Ял көннәрендә эссе һава торышы чигенә башлар дип көтелә, урыны белән яңгыр да явачак.”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев