Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат татар милли театрына нигез салган Габдулла Кариевның 140 еллыгын зурлап билгеләп үтү үзәгенә әверелде

Танылган актер һәм режиссерның иске стиль буенча туган көне көнне – 8 майда күркәм традициягә кергән гадәт буенча танылган якташыбыз исемен йөртүче Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы, башкаладан мәртәбәле кунаклар җыелды.

Истәлек чаралары Габдулла Кариевның шәһәр үзәгендәге һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Биредә үк кунакларны һәм күпсанлы нурлатлыларны районыбыз башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде. 

“Габдулла Кариев һәр нурлатлыга таныш, чөнки бездә аның исемен мәңгеләштерү буенча даими эш алып барыла. Туган авылы Колбай Морасадагы тарихи музей, шәһәребезгә керү юлындагы иң зур урам Кариев исемен йөртә. Халык театры уңышлы эшләп килә, нурлатлылар аның эшен дәвам итеп, төрле бәйгеләрдә катнашалар... Талантлы якташыбыз белән киләчәк буыннар да горурланып яшәсеннәр, театр сәнгатенә тартылсыннар өчен без барысын да эшләрбез”, – дип белдерде Дамир Азатович. 

Һәм аның сүзләрендә хаклык бар. Мисал өчен, Габдулла Кариев исемендәге фәнни-гамәли конференция Нурлат чикләрен узып, башка район укучыларын да аның иҗатын, театр сәнгатен тирәнтен өйрәнергә, шигырьләр язарга этәрә инде, быел 70 тематик эш кабул ителгән. 

Район башлыгы тантана барышында театр директоры Илнур Гайниевка, шулай ук бер төркем туган тел укытучыларына татар халкының телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу юнәлешендәге хезмәтләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды. 

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе һәм Нурлат якташлыгы рәисе Фәрит Мифтахов чарага махсус кайткан иде. 

“Казанда үссәм дә, паспортымда Колбай Мораса авылында дөньяга килгәнмен дип язылган. Шуңа күрә шундый матур көнне нурлатлылар арасында булуыма шатмын, – диде ул. – Дөнья күләмендә “татар театрының атасы” дип танылган Габдулла Кариев Нурлат районы өчен зур горурлык, аның исеме киләчәктә дә сакланып калыр, дип ышанам”. 

Бу җәһәттән ТРның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин нурлатлылар белән сөенечле хәбәрен уртаклашты: быел башкалабызда да танылган якташыбызга һәйкәл кую ниятләнә. 

Яшь тамашачы театры да юбилей уңаеннан республика халкына матур бүләк әзерләгән: май азагында театр артистлары – Айрат Шамс авторлыгында һәм Эльдар Гатауллин режиссерлыгында “Габдулла – яктылык” спектакленең премьерасы тәкъдим ителәчәк. Нурлатлыларга аны беренчеләрдән булып тамаша кылу бәхете елмайды. Спектакльнең бер өлеше юбилей программасы кысаларында шәһәр Мәдәният сараенда күрсәтелде. Бер сәгатьлек тамаша Габдулла Кариевның язмышын үзәккә алып, татар милли театрының барлыкка килү тарихына музыкаль сәяхәт ясый. 

“Без Габдулла Кариев эшен дәвам итүчеләр, шуңа аеруча якын ул безгә. Ул да безнең кебек гади авыл егете булган, үзенең теләгенә ирешү өчен һөнәри югарылыкка күтәрелгән. Без аның нәкъ менә шул ягын ачарга теләдек. Әзерлек эшләре бер ел барды. Төрле архивларга, чыганакларга мөрәҗәгать итеп, театр әһелләре белән аралашып, бай материал тупладык. Шул чор атмосферасын “җанландырып”, без иң элек ул заман кешеләренең тормышын күзалларга тырышабыз һәм бер үк вакытта хәтер саклыйбыз”, – дип уртаклаштылар Айрат Шамс һәм Эльдар Гатауллин. 

Нурлатлылар тамашаны җылы кабул итеп, театр коллективына якташыбызның мирасын лаеклы дәвам итүләре өчен рәхмәт белдерделәр. “Кариевчылар” елдагы традицияләренә тугры калып, районыбыздагы юбилей чараларын якташыбызның Колбай Морасадагы бюстына чәчәкләр салып төгәлләделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев