Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлы Гөлиназ Сафина Эшмәкәрләр көнен быел унынчы тапкыр билгеләп үтте

Нурлат брендына әверелгән “Нурлы ат”, “Дуслык кубы”, шәһәр үзәгендәге халык теленә “Биг-Бен” дип кергән арт-объектларның сувенир нөсхәләре соңгы елларда илебезнең төрле почмакларына таралырга өлгерде.

Эшлекле сәфәр белән килгән мәртәбәле кунакларга хөрмәт билгесе күрсәтү яисә туган якларын сагынып кайткан якташларыбызга истәлек итеп тапшыру булсынмы – Нурлат данын еракларга танытучы бик шәп бүләк ул. Аларның барысы да – лазерлы кисү һәм бизәкләү эше белән һөнәрмәннәрчә шөгыльләнүче Сафиннарның хезмәт җимешләре. Дистә ел элек очраклы рәвештә генә гадәти фоторамка кисүдән башланган эшчәнлек бүген елдан-ел зуррак масштаблар һәм популярлык ала бара. 

“Якын туганыбыз Әмирнең беренче туган көненә киләчәктә дә истәлек итеп сакланырлык үзенчәлекле бүләк ясыйсыбыз килде. Интернет киңлекләрендә күземә метрикалы фоторамка чалынды. Ясап карарга булдык, бик матур килеп чыкты. Шуннан илһамланып киттек, һәм акрынлап лазерлы кисү белән башка төрле эшләнмәләр тудыра башладык, шул рәвешле, бу юнәлештә үз эшебезне ачып җибәрдек, – дип сөйләде Гөлиназ Ринатовна. – Башта барысын да кул белән башкара – фанерага рәсем төшерә, аны лобзик белән кисә, шомарта идек... Соңрак махсус станок сатып алдык”. 

Әлбәттә, бу эшләнмәләрнең төрләрен һәм сыйфатын арттыру өчен тагын да киңрәк офыклар ача. Бүген Сафиннар остаханәсендә агач, фанера, пластик, акрил һәм башка материаллардан 100дән артыграк эксклюзив һәм декоратив эшләнмә тудырыла. Нурлатлылар арасында иң элек чәчәк бәйләмнәре өчен топперлар, исемле линейкалар, сәгатьләр, брелоклар җитештерү белән танылган гаиләгә бүген илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче кешеләрдән заказлар килә. Бу – әлеге төр товарга сорауның зур булуы белән бергә маркетплейсларга күчү нәтиҗәсе дә. 

“Замана белән бергә атларга тырышабыз, эшебезне камилләштереп торабыз”, – ди Гөлиназ Ринатовна бу уңайдан. 

Нурлатның танылган истәлекле объектларының кечерәйтелгән макетларын бизәкләп ясау, интерьер элементларына үзенчәлекле дизайн белән җирле символиканы төшерү – эшчәнлекләрендә тагын бер, яңа адым була. Биредә дә барлык башлангычларга да рухи илһам бирүче Гөлиназ Сафинаның бай фантазиясе эшкә җигелә. Арада иң зур сорау казанганы – Дуслык кубы. 

“Аларны миллионлаган данәдә ясаганбыздыр инде”, – ди Гөлиназ Сафина елмаеп. 

Һәм әлеге елмаю артында 20 сантиметр биеклектәге бер кубны ясау өчен генә дә күпме тырышлык һәм вакыт китүен күзаллау мөмкин дә түгел кебек. Ә бит бер эшләнмә 6-7 сәгать эчендә дистәләгән процесс аша уза. Биредә гаилә башлыгы Илнар Галимҗановичның инженерлык белеме һәм һөнәри осталыгы ярдәмгә килә, эшләнмәләрнең уңышлы һәм җиренә җиткереп башкарылуы аларның 3D модельләренең зур төгәллек белән ясалуына да бәйле бит. Гаилә эшенә әверелгән лазерлы кисү аларның уллары Рамин белән Рәзилдә дә кызыксыну уята башлаган. Өлкән уллары, Нурлат гимназиясе укучысы Рамин быел технология буенча олимпиаданың республика этабыннан призлы урын белән дә кайткан әле.

“Олимпиада Казанда дүрт көн дәвамында узды. Гамәли өлештә улыбызга арба ясау биреме чыккан. Эш станогы безнекеннән күпкә аерылса да, Рамин лазерлы кисүнең барлык этапларын да мөстәкыйль һәм дөрес башкарып чыга алган. Биредә аның безнең кул арасына кереп, эшләнмәләрне җыюда ярдәм итүе дә йогынты ясагандыр”, – дип уртаклашты Гөлиназ Сафина. 

Гаилә эшенең лаеклы дәвамчылары бар, димәк. Быел Сафиннар “Без бергә” республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабында “Осталарның гаилә династиясе” номинациясендә беренче урынга да лаек булганнар әле. 

Тырышлыклары да үз нәтиҗәләрен мулдан бирә. Мисал өчен, Гөлиназ Ринатовна 2024 һәм 2025 елларда районыбыз күләмендә “Елның иң яхшы эшмәкәре” исеменә лаек булды. Һәм бу гаҗәп тә түгел, һәрчак эзләнүдә ул, яңадан-яңа ысуллар һәм технологик казанышларны сынап, эшкә кертә тора. Төсле сувенирлар яисә агачка төшерелгән автопортрет булсынмы, барысы да үз бәяләүчесен таба килә. 

“Халык безгә ышана, иң мөһиме шул”, – ди Гөлиназ Сафина. 

Һәм бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. 

Нурлат районында бүгенге көндә 1307 кече һәм урта бизнес субъекты үз эшчәнлеген алып бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев