Нурлатлылар арасында мошенниклардан килгән “ялган” хәбәрләргә ышанып, акчаларыннан колак кагучылар бар
“Сәлам! Кара әле, фотода синме бу?”, “Бәйгедә катнашучы туганым өчен тавышыңны бир әле”, “Сезгә бонус бар, аны сылтама буенча алыгыз”...
Мондый хәбәрләр көн саен төрле мессенджерларда меңләгән кешегә килә. Россия МВДсының Нурлат бүлегендә хәбәр итүләр енчә, андый хәбәрләр тозагына нурлатлылар да каба икән. Әйтүләренчә, моңа кадәр билгесез сылтамалар буенча күчәргә ярамаганлыгы турында күп тапкырлар ишеткән булганнар үзе.
Ни өчен шулай килеп чыга соң? Мошенниклар – бик шәп психологлар. Алар иң авырткан җиргә бәрә: безнең кызыксынучанлыгыбыз, якыннарыбызга ярдәм итү теләге яисә ашыгуыбыз сәбәп була моңа. “Мин карап кына алам, бер тапкыр басканнан бернәрсә дә булмый”, – дип фикер йөртә күбебез. Әмма цифрлы дөньяда бер секунд та бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Бүген мессенджерлар аккаунтлар, шәхси мәгълүматлар һәм банк карталарындагы акчаларны урлау өчен төп каналга әверелде. Бары бер басып алу да җитә һәм сез инде профилегезгә керә алмыйсыз: сезнең исемнән “хатлар” дусларыгызга һәм якыннарыгызга китә. “Хәбәрләрдәге сылтамалар буенча беркайчан да керергә ярамый” дигән алтын кагыйдә цифрлы гигиенаның төп канунына әверелергә тиеш. Бармак экранга сузылганчы, уяулыкны “эшкә җигәргә” өйрәнергә вакыт. Нурлатта яшәүче бер ханым мессенджерда танышыннан: “Бу ике кешене хәтерлисеңме? Авариягә эләккәннәр, бигрәк кызганыч” дигән хәбәр алгач, бернәрсәдән дә шикләнми. Мондый фаҗигале хәлләр турында яңалыклар сирәк килә, шуңа ханым хәлгә бәя бирергә өлгерми, шунда ук сылтама буенча кереп, “Фото с ДТП” дигән исем астындагы төркемгә килеп эләгә. 70тән артыграк кешене берләштергән әлеге төркемгә языла, әмма ул кешеләрнең профильләрен карый алмый. Авария фотоларының төркемдә булмавын аңлагач, шиккә кала. Кушымтага кергәч кенә аның исеменнән бөтен танышларына ялган хәбәрләр җибәрелгәнен ачыклый, телефоны да бертуктаусыз шалтырый башлый: борчуга калган дуслары барысы да яхшымы дип сораша. Зыян күргән ханым хәлне төзәтергә ашыга: кушымтаны бетереп ата, аннары яңадан йөкләтеп, теркәлә. Әмма икенче көнне аккаунтына инде керә алмый – система парольнең туры килмәвен күрсәтә. Аның каравы, телефонына берсе артыннан берсе расланган займнар турында хәбәрләр килергә тотына. Хатынкыз иң беренче эш итеп Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә, анда оператив рәвештә “Дәүләт хезмәтләре” сервисының логин белән паролен үзгәртәләр.
Бу районыбызда булган бердәнбер очрак түгел. Шәһәрдә яшәүче тагын бер кеше шуңа охшаш хәбәр ала. “Күрше Володя” дип сакланган номердан “4нче фотога кара әле, син түгелме?” дигән хәбәр килә, сылтамасы да була. Ир-ат шунда ук басып карамакчы була, тик сәхифә ачылмый. Әмма кызыксынуы шулкадәр көчле булып чыга, нурлатлы икенче көнне дә “бәхетен сынарга” була. Язмыш шаяруымы, әллә туры килү генәме: нәкъ шул ук вакытта йорт чатына кисәтү-хәбәр килә, анда мессенджерлардагы һәм электрон хатлардагы сылтамалар буенча күчәргә ярамаганлыгы, аның гаилә бюджеты өчен куркыныч булуы турында язылган була. Бу хакта алданрак укыса, бәлки бәлане булдырмый да калган булыр иде. Кызганыч, берничә көннән ир-ат “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы шәхси сәхифәсенә керә алмый башлый. Хәтта Күпфункцияле үзәк аша логин белән паролен алыштыру да чит бурычтан коткармый. Кредит тарихын соратып алгач, шәһәрле микрофинанс оешмаларында үз исеменә 30 мең сумнан артыгракка займ рәсмиләштерелүе турында белеп ала. Ипотека һәм кредит түләүче гаилә өчен бу сумма да шактый җитди. Бер секундта бурычка батуың бар.
Нурлат полициясе чираттагы тапкыр исегезгә төшерә: хәбәрне кем җибәрүенә дә карамастан, күрше, туганыгыз, яисә коллегагызмы – “тавыш бирегез”, “фотоны карагыз”, “приз алыгыз” дип өндәгән сылтамалар буенча күчмәгез. Мәгълүматны кешенең үзенә шәхсән шалтыратып белешегез. Шуны онытмагыз: акчаларыгызның иминлеге – сезнең кулларда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев