Нурлатның “ДоброГрани” волонтерлары хастаханәләр өчен 45 200 бәйләү материалы ясаган
Апрельдән май башына кадәр Нурлатның “ДоброГрани” волонтерлар берләшмәсе яраларны бәйләү өчен медицина чараларын ясау буенча күләмле эш башкарган.
Бу чорда волонтерлар хәрби хастаханәләр өчен 45 200 данә әйбер ясаган. Оештыручылар көмеш волонтерлар – өлкән яшьтәге кешеләрнең өлешен аеруча билгеләп үтә, алар сугышчыларга актив ярдәм итәләр. Шулай ук “Грани” мәдәни-ял үзәге коллективы да ярдәм күрсәткән, ул мәктәп укучылары өчен патриотик чаралар оештырган, уртак эшкә яшь буынны җәлеп иткән. Бәйрәм чараларында көмеш волонтерлар нурлатлыларга үзләренең брошь-бутоньеркаларын тәкъдим иткәннәр. Аларны сатудан кергән акчаларга материаллар алынган. Моннан тыш, Җиңү көнендә волонтерлык мәйданчыгында Нурлат халкы ике төргәк марля сатып алырга җитәрлек сумманы хәйрия итеп биргән.
Якын көннәрдә яраларны бәйләү материаллары салынган тартмалар “Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фонды штабына тапшырылачак. Аннан соң гуманитар йөк конвой составында махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга юлланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев