Нурлатның “Игелек кыл” волонтерлык хәрәкәте хәрби операция сугышчылары өчен кирәк-яраклар тегә
“Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фондының “Игелек кыл” волонтерлар командасы махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итүдән туктамый.
Биредә көмеш яшьтәге 18 гаҗәеп хатын-кыз хезмәт куя.
“Барыбыз да зур җаваплылык белән көн саен сугышчылар өчен кирәкле әйберләр әзерлибез: термоюрганнар, носилкалар, индивидуаль бәйләү пакетлары, мендәрләр, тепловизорга каршы күпфункцияле плащ-пончолар һәм башка төрле кирәк-яраклар тегәбез”, – дип сөйләде төркем җитәкчесе Розалия Галимова.
Команданың бер өлеше фонд бинасында маскировка челтәрләре үрү белән шөгыльләнә.
“Һәр эшләнмә кулдан ясала, алар волонтерларның күңел җылысын һәм рухи теләктәшлек хисләрен саклый. Фонд остаханәне барлык кирәк-яраклар: тегү машиналары, тукымалар, мамык, җепләр һәм башкалар белән тулысынча тәэмин итә. Нәтиҗәле эшебез өчен барлык уңайлыклар тудырылды, алтын куллы оста Айрат Рифович Гәрәев тукымалар кисү өчен махсус өстәл дә ясап бирде”, – диде җитәкче.
Волонтерлар әйтүенчә, алар күңел кушуы буенча хезмәт итәләр һәм махсус хәрби операция геройларына ярдәм итүнең мөһим булуын чын күңелдән аңлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев