Нурлатның кыр кәҗәләрен яшерен камера төшергән
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның кыр кәҗәләрен яшерен камера төшергән

Нурлат районы биләмәләрендә урнаштырылган яшерен видеокамера урман хайваннарының тормышын күзәтергә мөмкинлек бирде.

“Восход” аучылык хуҗалыгы территориясендә урнаштырылган җайланма бер көтү кыр кәҗәләрен видео һәм фотога төшергән, объективка алар стационар туклану мәйданчыгына килгәч эләккәннәр.

Салкыннар килү һәм биек кар катламы урнашу белән аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре оештырган стационар җимлекләр тояклы хайваннарны коткару урынына әверелә дияргә дә мөмкин. Аучылар даими рәвештә азык запасын тулыландырып торалар, бирегә печән һәм яфрак азык китерәләр.

Биоресурсларны саклау эшчәнлеге “Экологик иминлек” илкүләм проекты кысаларында алып барыла.

Фотоны «Восход» аучылык җәмгыяте тәкъдим итте.


Нет комментариев