Нурлатның шикәрчеләр микрорайонындагы уку үзәгенең түбәсе тулысынча яңартылачак
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның шикәрчеләр микрорайонындагы уку үзәгенең түбәсе тулысынча яңартылачак

Шикәрчеләр микрорайоны мәчете каршындагы мәдрәсә бинасында түбәне ремонтлау эшләре алып барыла.

Мәчетнең имам-хатыйбы Минәсхәт хәзрәт Фәйзетдинов хәбәр иткәнчә, түбәне алыштыру ихтыяҗы аның тиешле хәлдә булмавы белән бәйле: түбәдән яңгыр суы үткән, ә кышкы чорда кар бураннары каплаган.
“Бу бинанда аз керемле гражданнар өчен туклану пункты да оештырылганга күрә, түбәне алыштыру зарури чара иде”, – дип аңлатты ул.
Имам-хатыйб сүзләренчә, барлык төзелеш материаллары да сатып алынган. Эшләр ике көн элек башланган һәм хәзерге вакытта тәмамлану ягында.
 


Нет комментариев