Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта күпкатлы йорт түбәсеннән кар төшеп, бер машина юлда тоткарланып калган, икенчесенә зыян килгән

Һава торышы кискен үзгәрү белән түбәләрдән кар һәм боз төшү ихтималы да артты.

Районның административ-техник бүлеге бу уңайдан даими рәвештә рейдлар уздыра. 

“Шәһәрдә түбәдәге кар чын куркыныч тудырган очраклар бар инде, – ди бүлек начальнигы Вера Мальцева. – Төнлә өч катлы йорт түбәсеннән юлга кар төшеп, чыгу юлын томалаган, көндез исә башка бер күпфатирлы йортның ишегалдына кар төшеп, машинага зыян салган”. 

Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый хәлләр еш кына гап-гади куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотмау аркасында килеп чыга. 
“Бу атнада ишегалларының берсендә шундый бер очрак булды. Идарәче компания биредә кар чистарту эшләре үткәргән. Күпкатлы йортта яшәүче бер кеше исә моннан файдаланырга карар кылган: ул машинасын ишегалдындагы парковкага түгел, ә өйгә якынрак – әле генә кардан чистартылган урынга куйган. Идарәче компания вәкилләре моның куркыныч булуы турында кисәтсәләр дә, ул тыңламаган. Ә төнлә түбәдән кар ишелеп төшкән...” – дип сөйләде Вера Мальцева. 

Хәзер биналарның хуҗалары һәм идарәче компанияләр алдында мөһим – түбәләрне кардан, боздан һәм боз сөңгеләреннән үзвакытында чистарту бурычы тора. Бу эшне башкарганда кагыйдәләрне төгәл үтәү зарур. 

“Әгәр эшләр ишегалды ягында, җәяүлеләр йөри торган зона өстендә алып барылса, ул участокны киртәләп алырга һәм эшне көндез, якты вакытта башкарырга кирәк, – ди административ-техник бүлек начальнигы. – Түбәдән төшерелгән кар, боз һәм боз сөңгеләре йөрергә комачаулый икән, аларны шунда ук җыеп алырга тиешләр”. 

Административ-техник бүлектә кисәтүләренчә, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык каралган. Шуңа күрә истә тотыгыз: кар тиз эреп бетәчәк, ә кагыйдә бозган өчен штраф түләргә туры киләчәк.

Татарстан Республикасы КоАПының 3.6 маддәсе буенча муниципаль төзекләндерү һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык каралган. 

Штраф күләмнәре: гражданнар өчен – 2 000-5 000 сум; вазыйфаи затлар өчен – 15 000-30 000 сум; юридик затлар өчен – 50 000-200 000 сум. Кагыйдәләрне кабат бозган очракта штраф суммалары арта.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев