Нурлатта мошенниклар махсус хәрби операция сугышчысының 6 миллион сумнан артыграк акчасын урлаганнар
Әгәр дә сезгә “ФСБ майоры” шалтыратып, акчаларыгызны мәкерле хакерлардан саклап калырга өнди икән, белеп торыгыз: сез рәсми рәвештә илебезнең иң “ихтыяҗлы” кешеләре исемлегенә кергәнсез.
Дөрес, “майор”ны сезнең шәхесегез түгел, ә банк картагыздагы акчаларның күләме кызыксындыра. Күптән түгел генә бер нурлатлының гаиләсендә моңа охшаш очрак була. Шунысы кызганыч: алар үзләре дә белмичә туганнарының 6 миллион сумнан артыграк акчасын урлаталар. Бу акчалар махсус хәрби операция сугышчысыныкы була, хәрби хәрәкәтләр зонасында хезмәт итүче әлеге ир-ат үтенече буенча аның картасыннан туганы файдаланып торган.
Күңелсез вакыйга 6 апрельдә башлана. Сугышчының ир туганының улы телефонына үзен челтәр кибетләренең берсе хезмәткәре дип таныштырган ир-ат шалтырата һәм товар китереп бирәчәкләрен хәбәр итә. Әмма моның өчен кодны әйтергә кирәк була. Нурлатлы шулай эшли дә. Аннан соң тагын телефон шалтырый: дәүләт хезмәтләре порталының ялган хезмәткәре егетне шәхси кабинетың ябылачак дип куркыта, мәгълүматлар урлану сәбәпле, аны “терроризмга ярдәм итүдә” гаепли. Аннан соң әңгәмәгә “тикшерүче” кушыла, ул җинаять җаваплылыгына тартылмас өчен, гаиләнең бөтен акчаларына “декларация ясатырга” кирәк дип ышандыра. Психологик басымга эләккән егет әтисенең счетларындагы балансны хәбәр итеп кенә калмый, кураторлар күрсәтмәсе буенча “куркынычсызлык чараларын” да күрергә була.
Егет 11 апрельдә әти-әнисе белән күрше районда яшәүче әбисе белән бабасына кунакка бара. Кичен үзен “Үзәк банк” хезмәткәре дип таныштырган мошенник шпионнар боевигын хәтерләткән инструкция бирә, аларны егет берсүзсез үти. Ул әтисеннән мобиль банкның паролен сораша, аннан соң аның банк картасы белән смартфонын алып, пакетка төрә һәм иртәнге 4тә аны йорттан берничә метр ераклыктагы агач янындагы шифер астына яшерә. Билгесез затлар “посылка”ны алганнан соң, егетне акчаларны декларацияләү процессын шәхси тәмамлау өчен, Нурлатка кайтырга күндерәләр. Нурлатта мошенниклар урланган телефон аша әти кешенең картасыннан аның улы картасына акчаларны күчерә башлыйлар, ә ул аларны салдырып, банкоматлар аша “Үзәк банк”ның ялган кушымтасына җибәрә бара. Шул рәвешле, җинаятьчеләр акчаларның күп өлешен кулга төшерергә өлгерәләр.
Операция очраклы рәвештә өзелә: Интернет начар булу сәбәпле, кушымта эшләми башлый һәм егет урамга чыга. Биредә аны, документларын тикшерү өчен, полиция патруле тоткарлый. Егет үзенең чит кеше уенында пешка булуын аңлап ала һәм кулында калган 231 мең сум акчасын бирә. Әтисе кайнар линиягә шалтыратып, банк карталарын яптыра. Һәм шул вакыт банк хезмәткәреннән банк картасыннан һәм счетыннан акчалар салдырылганлыгы турында белеп ала, нәтиҗәдә, урланган акчаларның гомуми суммасы 6 400 000 сумга якын тәшкил итә. Мошенниклык очрагы буенча җинаять эше ачылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев