Нурлатта “Район газетасын – туган телдә” әбунә акциясе дәвам итә
Аның кысаларында нурлатлылар махсус хәрби операция сугышчыларының гаиләләренә «Дуслык» газетасы яздыралар.
Биккол авылы китапханәчесе Наил Кәлимуллин “Район газетасын – туган телдә” әбунә акциясенә кушылып, киләсе яртыеллыкка авылдашларына газета яздырды.
Ул махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган сугышчының әбисе Минзада Гайфуллинага һәм хәрбинең тормыш иптәше Фәния Сөнгатуллинага газетага әбунә бүләк итте.
Наил Мисбахович ярдәме белән ярты ел дәвамында районның яңа хәбәрләре аларның өйләренә килеп торачак. Район башлыгы Дамир Ишкинеев башлап җибәргән “Район газетасын – туган телдә” хәйрия акциясе исә дәвам итә. Аңа район һәм шәһәр Советлары депутатлары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм битараф булмаган нурлатлылар актив кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев