Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлаттан Булановлар гаиләсе “Бу безнең гаилә” масштаблы бәйгесе ярымфиналында Татарстан данын яклады

Ул 11-14 май көннәрендә Уфада узды, анда Идел буе федераль округыннан 280 гаиләдән 1500дән артыграк кеше катнашты.

Райондагы барлык чараларда да диярлек актив катнашучы Булановлар өчен бу беренче генә тәҗрибә түгел: алар 2024 елда да ярымфиналга чыкканнар иде. Ул вакытта җиңүгә ирешмәсәләр дә, гаилә төшенкелеккә бирелмәгән, киресенчә, кызыксынулары арткан гына. 

«Беренче сезонда безнең бик җиңәсебез килгән иде. Креатив биремнәрне үтәгәндә без бик күп хис-кичерешләр алдык, – дип уртаклашты Ольга Буланова. – Бәйге ярдәмендә без тагын да берләштек һәм дуслаштык, шуңа күрә икенче сезон башлануын белү белән үк тагын катнашырга карар кылдык”. 

Уфадагы ярымфиналга юл озын булган. Ел дәвамында гаилә иҗади, интеллектуаль һәм спорт төрләре буенча дистанцион биремнәр үтәгән. 

“Без бик күп сынаулар аша уздык: “Кулинария кичәсе”, “Пушкин укулары”, “Фәнгә өлеш кертү”, йорт хайваннарына ярдәм итү буенча социаль әһәмиятле акцияләрдә катнаштык, – дип сөйләде гаилә башлыгы Михаил Буланов. – Нәтиҗәдә, без 1460 балл җыйдык, бу безгә Идел буеның иң яхшы гаиләләре исемлегенә керергә мөмкинлек бирде”. 

Әзерлек барышында гаилә спектакле кую иң кызыклы этапларның берсе булган. Булановлар Светлана Симоненконың “Мы с Приветом” китабыннан “Балачак тәме” бүлеген сайлаганнар. Повесть геройларының ерак әбиләре фасоль һәм шикәр белән пешергән пирожкилар турындагы сюжет аларның күңеленә бик якын булып чыккан. 

“Әнием Галина Яковлевна – камыр ашлары остасы, бик тәмле пироглар пешерә, – дип билгеләп үтте Ольга Буланова. – Без биремгә һөнәрмәннәрчә якын килдек: костюмнар, реквизитлар әзерләдек һәм, әлбәттә, пироглар пешердек. Сөйләүче ролендә өлкән улыбыз Игорь булды, кызыбыз Изабелла аның сеңелесе Кираны уйнады, әнием – карт әби, ә без ирем белән әби һәм бабай рольләрен башкардык”. 

Гаилә  әгъзалары әйтүенчә, мондый иҗади импровизация һәркемнең талантын ачарга ярдәм иткән. “Бу безнең гаилә” бәйгесе “Гаилә” илкүләм проекты кысаларында уздырыла һәм “Россия – мөмкинлекләр иле” платформасының иң массакүләм проекты булып тора. Бәйгенең масштабы турында саннар сөйли: икенче сезонда 726 меңнән артыграк кешедән заявка кергән. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бәйгедә Нурлатның тагын бер актив гаиләсе – Мөхәммәтовлар да катнашты. Быел аларның командасы тагын да үскән: беренче сезон катнашучыларына кияүләре һәм оныклары кушылган. Уфага сәяхәт нурлатлыларның гаилә альбомнарында матур фотосурәтләр, ә күңелләрендә җылы истәлекләр калдырган. Бәхет нәкъ менә шундый мизгелләрдән корыла да инде. Безнең геройлар аны Уфаның зур сәхнәсендә лаеклы итеп күрсәтә алганнар. Киләсе сезоннарда районыбызның башка гаиләләре дә алардан үрнәк алыр бәлки.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев