Район игенчеләре язгы чәчү эшләренең яртысыннан артыграгын тәмамладылар
Бу көннәрдә кырларда эш кайный: куәтле моторлар тавышы хәтта төннәрен дә тынып тормый, ә чәчелгән мәйданнар меңешәр гектар белән исәпләнә.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, басуларга көн саен 30га якын техника чыга. Аларның күбесе – югары җитештерүчәнлекле чәчү комплекслары, бу исә һәр аяз сәгатьне максималь нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирә.
«Бу көннәрдә район хуҗалыкларында көн саен 2000 гектардан артыграк мәйданда чәчү эшләре башкарыла, – ди идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Фаил Ивандеев. – Хәзерге вакытка язгы чәчү планының 50 проценттан артыграгы үтәлде, быел район буенча 47 мең гектарда төрле культуралар чәчү планлаштырыла. Хуҗалыкларда арпа, бодай, кукуруз, көнбагыш, соя чәчәләр».
Чәчү лидерларының берсе – “Чистополье” холдинг компаниясенең 15нче агрофирмасы. Быел да хуҗалыкта югары табышлы техник культуралар – соя, рапс, көнбагыш, кукурузга өстенлек бирәләр. Мәсәлән, сояга 10 мең гектарга якын мәйдан бүлеп бирелгән. Узган атна азагында механизаторлар Биляр Озеро авылы янындагы басуда да соя чәчү белән мәшгуль булдылар.
“Һава торышы хәзер безнең файдага, көннәр аяз торгач, барыбызның да кәефебез күтәренке. Мондый вакытта техника туктап торырга тиеш түгел”, – ди агрофирманың тәҗрибәле механизаторларыннан берсе Нурислам Нуруллин. Язгы көннең никадәр кадерле икәнен ул бик яхшы белә, чөнки авыл хуҗалыгында хезмәт стажы инде 40 елга якын икән.
Агротехник срокларны үтәү өчен агрофирмада эш ике сменада оештырылган. Механизаторлар бер-берсен һәр 12 сәгать саен алыштырып, чәчүнең өзлексез циклын тәэмин итәләр. Чәчү комплекслары орлыкларны туфракка күмдерү белән мәшгуль булса, башка звенолар инде көрәеп килүче чәчүлекләрне карап-тәрбияләп тору белән мәшгуль. Агрофирма җитәкчесенең кырчылык буенча урынбасары Зөфәр Минегулов хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә көзге рапс басуларына икенче катка ашлама кертү дәвам итә. Моның белән беррәттән үсемлекләрне саклау буенча да күләмле чаралар алып барыла. Кыскасы, һәр юнәлештә актив эш кайный һәм бүген игенчеләрнең төп максаты – туфракта дым булганда чәчү эшләрен төгәлләп, яңа уңыш өчен ышанычлы нигез салу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев