Шәһәрнең 4нче мәктәбендә капиталь ремонт эшләре бара
Яңа уку елында мәктәп укучылары яңартылган бинада белем ала башлаячаклар.
Бу көннәрдә шәһәрнең 4нче мәктәбендә март азагында башланып киткән капиталь ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Ремонт барышында мәктәпнең 1987 елда төзелгән бинасы тулысынча яңарачак, фасады да яңа төс алачак.
Масштаблы эшләр барышында мәктәпнең 731 укучысы 9нчы мәктәптә белем алуларын дәвам иттерә. Белем көненә инде алар үз мәктәпләренә кире кайтачаклар, төзүчеләр капиталь ремонт эшләрен 1 августка төгәлләргә ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев