Татарстанда вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр: 2026 елгы хәл
2026 ел башыннан 260 меңнән артыграк татарстанлы вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алган.
Гыйнвардан түләүләрнең гомуми суммасы 7 миллиард сумнан артып китте. Авыруның беренче өч көнендә пособиене эш бирүче түли, ә дүртенче көннән башлап акча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегеннән күчерелә.
Эш бирүчедән мәгълүмат алганнан соң, акча ун эш көне дәвамында күчерелә. Бу хактагы хәбәрнамә гражданнарга “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша килә.
Пособие күләме иминият очрагына кадәрге ике календарь елда хезмәткәрнең уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнелә. Ул индивидуаль рәвештә билгеләнә һәм стажга бәйле: сигез елдан артык стажы булганнарга уртача хезмәт хакының 100% түләнә, биштән сигез елга кадәр — 80%, биш елдан кимрәк булган очракта — 60%. Әгәр хезмәткәрнең хезмәт хакы минималь күләмнән түбәнрәк яисә аның иминият стажы алты айдан азрак булса, пособие хезмәткә түләүнең минималь күләме нигезендә исәпләнә. Исегезгә төшерәбез: 2026 елның 1 гыйнвареннан минималь хезмәт хакы 27 093 сумга кадәр күтәрелде. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, республикада түләүләр системасы автомат рәвештә эшли.
РФ Социаль фондының ТР буенча Нурлат районындагы клиенталр хезмәте мәгълүматлары буенча
ФОТО: “Татар-информ”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев