Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Нурлат тәрбиячеләре һәм балалар бакчаларына йөрүче нәниләр “Тылсымлы куллар” республика иҗат бәйгесендә призлы урыннар яуладылар
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда "Тылсымлы куллар" республика иҗат бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.
-
Җыенда катнашалар
3-5 апрель көннәрендә Казанда узучы II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенында Нурлаттан Габдулла Кариев музее җитәкчесе Люзия Вәлиуллина, Яңа Иглай мәктәбе музее җитәкчесе Илдус Тимербулатов һәм берничә җыентык авторы Сәкинә Хәйруллина катнаша. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган җыенда Россиянең төрле төбәкләреннән, республиканың барлык районнарыннан 400гә якын кеше...
-
Законлылык сагында
Нурлат шәһәре прокуратурасы бер Интернет кулланучыны террорчылык оешмасының символикасын ачык рәвештә күрсәткән өчен административ җаваплылыкка тарткан.
-
Пенсиядә студент булдылар
"Өченче буын университеты" программасында катнашучы өлкәннәр чәршәмбе көнне компьютер грамоталылыгы курсларын узу турында таныклыклар алдылар.
-
Сыер асраучыларга ярдәм
Районда яшәүче шәхси ярдәмче хуҗалыклар Татарстан Республикасы бюджетыннан савым сыерлар асрауга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга 11 миллион 880 сум күләмендә акчалата ярдәм алачаклар.
-
Киләчәкне сайлыйбыз
РФ Президенты сайлаулар көнендә кайда булуыңа карамастан сайлауларда катнашу мөмкинлеге булды.
-
Нурлат районының яшь көрәшчесе Юлия Растоскуева “Россиянең спорт остасы” исеменә лаек булды
Үткән атна азагында Чистай шәһәрендә Россиянең атказанган тренерлары Мәгазь Сәхабетдинов һәм Әсгать Шәйхетдинов истәлегенә билбау көрәше буенча үткән XIV Бөтенроссия турнирында Елаур кызы, Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе шәкерте 17 яшьлек Юлия Растоскуева үз үлчәү авырлыгында "алтын" медаль яулады. Әлеге җиңү аңа "Россиянең спорт мастеры" дигән мактаулы исемгә хокук...
-
Татар авылларындагы балалар өчен быел беренче тапкыр авыл лагере үткәрелә
Анда Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең 14 районыннан 70 бала килүе көтелә, ди эшмәкәр Фәнир Галимов.
-
Атнаның беренче көненнән Нурлат районында традицион җыеннар башланып китте
Алдагы еллардан аермалы буларак, быел район җитәкчелегенең гражданнар белән очрашулары авылларда һәм шәһәрдә бер көннәрдә барачак - көндез халык алдында авыл җирлекләре башлыклары хисап тотса, эш көненнән соң шәһәр халкы төрле служба вәкилләренә сорауларын бирә ала.
-
Юбилейга “татлы” юл
Быел шәһәребезнең иң олы предприятиеләренең берсе - Нурлат шикәр заводы үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтә.
-
Район башлыгы Равил Кузюров районның сөт җыючылары катнашында киңәшмә үткәрде
Бүген, 29 гыйнвар көнне, район башлыгы Равил Кузюров авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район башкарма комитеты вәкилләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сөт җыючылар катнашында түгәрәк өстәл артында киңәшмә үткәрде.
-
Кулибиннар үзебездә яши
Киекле авылында гомер итүче оста Наил Авясов үз гомерендә өч трактор гына ясаган.
-
2018 елда Татарстанда 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ремонтланачак
Социаль хезмәт күрсәтүче стационар оешмаларны капиталь ремонтлау программасына 2018 елда 121,3 миллион сум бүленде.
-
2018 елда Татарстанда 42 мәдәният объектына капиталь ремонт ясалачак
Мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт үткәрүгә 2018 елда 342,98 миллион сум акча бүленгән.
-
2017 елда Татарстанда сырхауханәләрне капиталь ремонтлау 4 миллиард сумга төшкән+[ВИДЕО]
Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 медучреждениедә ремонт эшләре бара.