Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Киләчәкне сайлыйбыз

РФ Президенты сайлаулар көнендә кайда булуыңа карамастан сайлауларда катнашу мөмкинлеге булды.

Әлеге мөмкинлектән ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов та файдаланган. Моның өчен бер ай алдан гариза язарган. ТР Дәүләт Советы депутаты районга эшлекле визиты кысаларында үзенең гражданлык бурычын шәһәрнең 2нче урта мәктәбендә урнашкан 2331нче сайлау участогында башкарды. Әлеге сайлау участогы шәһәрдәге иң зур участокларның берсе.
-Биредә 2709 сайлаучы теркәлгән, шуларның - 30ы - беренче гражданлык бурычын үтәсәләр, 60тан артык сайлаучы өйләрендә тавыш бирде, - ди учсток сайлау комиссиясе рәисе Гүзәл Бурлакова. -Рәис Сөләйманов Казанда яши, районга эш визиты кысарында, ул алдан ук иң беренче эш итеп сайлау участогына килде. Халыкның менә шул рәвешле тавыш бирү процессына җаваплы каравы сөендерә, димәк, бу безнең алга таба илебезнең киләчәге өчен башкарылачак эшләрдә бердәмлегебез турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев