Сыер асраучыларга ярдәм
Районда яшәүче шәхси ярдәмче хуҗалыклар Татарстан Республикасы бюджетыннан савым сыерлар асрауга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга 11 миллион 880 сум күләмендә акчалата ярдәм алачаклар.
Субсидияләр 3605 баш сыер исәбеннән үткән атна азагыннан бирелә башлады. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, субсидияләрнең күләме хуҗалыктагы терлекләр санына бәйле. Мәсәлән, бер сыер асраучылар өчен ул - 2шәр, ике сыер асраучыларга - 3әр, 3 һәм аннан артыграк сыер тотучылар өчен 4әр мең сум тәшкил итә. Алга таба кәҗәләр һәм бияләр асраучыларга да акчалата ярдәм бирелер дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев