Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Пенсиядә студент булдылар

"Өченче буын университеты" программасында катнашучы өлкәннәр чәршәмбе көнне компьютер грамоталылыгы курсларын узу турында таныклыклар алдылар.

Узган елда алар үзләре өчен яңа булган фән серләренә өйрәнү өчен янә парта артына утырдылар. Төрле вакытларда алар өчен шәһәрнең 9, 3 һәм 4нче мәктәпләрендә өч өйрәнү төркеме оештырылды, аларда 12шәр кеше белем алды.
- Бер дәресне дә калдырмадым. Янадан парта артына кайту бик күңелле булды. Мәктәп укучылары баштарак безгә гаҗәпләнеп карыйлар иде, аннары шатланып ярдәм иттеләр, - дип уртаклашты Тамара Кузьмина. Ул 3нче мәктәптә информатика укытучысы Ольга Оренбурговадан дәресләр алган. - Пенсиягә чыкканыма 10 еллап инде, компьютер артына утырып та карамадым. Бар да онытылган иде инде. Эштә дә бер программа буенча гына эшләдек. Ә хәзер Интернеттан иркенләп файдаланам, социаль челтәрләрдә теркәлдем, элеккеге иптәш кызларымның сәхифәләрен эзләп таптым, алар белән аралашабыз, бер-беребезгә котлаулар җибәрәбез. Мин хәзер теләсә кайсы вакытта өйдән чыкмыйча да табибка языла, коммулналь хезмәтләр өчен түли алам.
Тамара Павловна әйтүенчә, компьютер грамоталылыгы курслары өлкән буын кешеләргә, аеруча ялгызларга, алар үз эчләренә бикләнмәсеннәр, оныкларын яхшырак аңласыннар өчен кирәк.
- Лаеклы ялга чыккач без еш кына өйдә утырырга күнегеп китәбез. Ә курсларга рәхәтләнеп йөрдек, аралаштык. Безнең укытучыбыз искиткеч. Барын да гади итеп аңлата белә. Соңгы дәрестә имтихан да алды әле һәм һәркайсыбызны дипломнар белән билгеләп үтте, - дип сөйли Тамара Кузьминаның курсташы Валентина Ботрякова.
Ирле-хатынлы Галиулла һәм Хамидә Сөләймановлар компьютер грамоталылыгы курслары турында гзетабыздан укып белгәннәр. Нишләп безгә дә укып карамаска дип карар иткәннәр алар һәм Пенсия фондының җирле идарәсенә заявка язганнар. Укуны декабрьдә 4нче мәктәп базасында үткәннәр. "Компьютерыбыз күптән бар инде. Әмма аннан, нигездә, оныгыбыз файдалана иде. Ә хәзер, яшермибез, үзебез дә Интернетта шактый вакытыбызны уздырабыз. Дәүләт хезмәтләре порталы аша коммуналь счетлар, телефон өчен түлибез. Бик уңайлы, - ди гаилә башлыгы. 70 яшьтә булсалар да, Сөләймановлар бер авырлыксыз компьютер грамоталылыгы серләренә төшенгәннәр һәм яшьтәшләренә дә үзләреннән үрнәк алырга киңәш итәләр. Өстәвенә, курслар түләүсез дә әле. Ә Пенсия фонды идарәсендә инде киләсе елга төркемнәр туплау бара. Ә 2017 ел студентларына өлкәннәр өчен үтәчәк республика IT олимпиадасы кысаларында үтәчәк компьютер белемнәре буенча ярышларда катнашырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев