Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Нурлат районының яшь көрәшчесе Юлия Растоскуева “Россиянең спорт остасы” исеменә лаек булды

Үткән атна азагында Чистай шәһәрендә Россиянең атказанган тренерлары Мәгазь Сәхабетдинов һәм Әсгать Шәйхетдинов истәлегенә билбау көрәше буенча үткән XIV Бөтенроссия турнирында Елаур кызы, Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе шәкерте 17 яшьлек Юлия Растоскуева үз үлчәү авырлыгында "алтын" медаль яулады. Әлеге җиңү аңа "Россиянең спорт мастеры" дигән мактаулы исемгә хокук...

Беренче урын өчен "Россиянең спорт остасы" исеме бирелү - әлеге турнирның иң югары бүләге. Россиянең 15ләп төбәгеннән тәҗрибәле көрәшчеләр белән Казахастан, Таҗикстан, Төрекмәнстаннан да вәкилләр катнашуы быелгы бәйгегә исә халыкара статус биргән. Һәм Юлия дә турнирга тренеры, ТРның атказанган физик культура хезмәткәре Расих Сәмигуллин кул астында бик зур тырышлык куеп әзерләнгән.
- Юлиянең бу җиңүе һәм 17 яшендә шундый дәрәҗәгә ирешүе - бик зур уңыш. Бу авылдашлары, үзе укыган мәктәп, спорт мәктәбе өчен генә түгел, бөтен район өчен зур горурлык, - ди тренер.
Моңа өстәп, Юлиянең районда хатын-кызлар арасында "Россиянең спорт остасы" исеменә лаек булган беренче көрәшче булуын да әйтергә кирәктер. Районның көрәш осталарына алмаш бар, димәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев