Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юбилейга “татлы” юл

Быел шәһәребезнең иң олы предприятиеләренең берсе - Нурлат шикәр заводы үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Заводның бүген горурланырлыгы бар, алга таба уңышлы эшләү өчен яхшы җитештерү потенциалы булдырылды. Шул еллар дәвамында тату һәм хезмәт сөючән коллективы исә аның төп байлыгы булды һәм бүген дә шулай булып кала бирә. Биредә һәр эшче үз урынында мөһим бурычларын осталарча үти һәм предприятиенең үсешенә үзеннән өлеш кертеп, заводның данлы елъязмасына дәвам бирә. Нәкъ менә алар - Нурлатның шикәр ясаучыларына без үзебезнең "Йөзләрдә тарих" дип аталган проектыбызны багышлыйбыз. Әйдәгез, бергәләшеп предприятиенең чишмә башында торган, аның матур традицияләренә нигез биргән, хезмәт династияләрен дәвам иттергән кешеләрне искә алыйк. Кемдер заводка килгәнче үк гаиләсен корган булган инде, кемдер икенче яртысын нәкъ менә биредә тапкан. Предприятие хезмәтчәннәренең биографияләре, һәр гаиләнең тарихы - болар заводның да төрле кызыклы сюжетларга корылган, аның оешуыннан бүгенгесенә кадәр үз эченә алган тарихы.
Сезнең безгә әйтер сүзегез бар икән, 2-36-13, 2-36-20 телефоннары буенча шалтыратыгыз яки редакциягә Совет ур., 113 адресы буенча яисә redak@list.ru электрон адресына языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев