Рейд төркеме Нурлат урамнарының чисталыгын тикшерде
Җәйнең өченче ае башланды, ә шәһәрдә бер тапкыр да чабылмаган участоклар бар әле.
Тельман урамы Нурлатның үзәгендә түгел, шулай да шәһәрнең яңа районнары белән чагыштырганда, аңа шактый якын урнашкан микрорайон. Күптән түгел нәкъ менә шул урамнан бөтен территорияләрне чүп үләннәре басты, ә җаваплы затларның исләре дә китми, дип зарланып шалтыраттылар. Сигнал буенча тиз генә чыгып китә алмадык: безне дә, башка күп кенә тармаклардагы кебек үк, оптимальләштерү читләтеп үтмәде. Шулай да беренче мөмкинлек чыгу белән без әлеге адрес буенча киттек.
Чыннан да, Совет урамыннан Тельман урамына таба борылу белән үк тротуар буенда гөрләп үсеп утыручы чүп үләннәре күзгә ташланды: меңьяфрак ап-ак чәчәк аткан, шайтан таягы да шәмәхә чәчәкләре белән өскә үрмәләвен дәвам итә...
Шулай да биредә эш күпмедер дәрәҗәдә урыныннан кузгалган булып чыкты. Бу хакта безгә 6нчы йортта яшәүчеләр үзләре дә сөйләде.
“Үләннәрне чабу эше бездә бөтенләй начар. Тельман урамында җәй буена бер тапкыр гына чаптылар, анысы да бөтен җирдә түгел. Балалар бакчасына каршы участокның да бер ягыннан чаптылар, икенче ягыннан – юк”, – дип үз күзәтүләре белән уртаклашты Сәгадәт Фәтхетдинова.
Аны без ул яши торган күпкатлы йорт ишегалдында очраттык. Биредә кызыл розалар, купшы гортензияләр үсеп утыра, вазоннарга петунияләр утыртылган... Боларның барысы да яшәүчеләрнең үз ишегалларына карата кайгыртучан мөнәсәбәте турында сөйли. Сәгадәт Һадиевна әйтүенчә, йортта яшәүчеләр үз территорияләрен бик теләп тәртиптә тоталар.
Ә урамның гомуми торышына килгәндә, аның тәкъдиме бар:
“Теләгәндә, чыгу юлын һәрчак табарга мөмкин. Мәсәлән, мин чалгы сатып алдым, кемдәдер триммер бар, шуңа без үзебез дә үләннәрне чабып алабыз. Ни өчен шәһәрдә өмәләрне язын гына түгел, җәен дә үткәрмәскә ди әле?”
Чүп үләннәренә күмелеп утыручы урамнар һәм ишегаллары белән бәйле вәзгыять, кызганычка каршы, шәһәрнең төрле өлешләрендә күзәтелә. Бу атна башында район башкарма комитеты административ-техник бүлегенең баш белгече Татьяна Сиплатова белән без аларның кайберләрендә булып чыктык. Мәсәлән, Козлов һәм Вахитов урамнары тирәсендә биек чүп үләннәре арасыннан парковкаланган автомобильләр дә күренми хәтта. Ә Кариев урамында, төгәлрәк әйткәндә, аның җөп ягында урнашкан кайбер йортларда яшәүчеләр ишегаллары турында фикерләрен сорашкач, кул гына селтәделәр.
“Төзекләндерү кагыйдәләре буенча идарәче компанияләр күпфатирлы йортның периметры буенча 10 метр арадагы үләннәрне чабарга тиеш, – ди Татьяна Сиплатова. – Моны алар үлән 10-15 сантиметрга кадәр үскән саен эшләргә тиеш. Мондый кагыйдә бозулар булган очракта без идарәче компанияләргә, хәлне төзәтү вакытын күрсәтеп (бу бер атна), хатлар җибәрәбез, профилактик әңгәмәләр үткәрәбез”.
Административ-техник бүлек вәкилләре рейдларны даими рәвештә үткәрә: аларның барышында шәхси сектор, сәүдә нокталары, чәчтарашханәләр һ.б. объектлар территорияләре тикшерелә. Татьяна Сиплатова сүзләренә караганда, шундый ук кагыйдәләрне бозган өчен җир участоклары милекчеләренә административ беркетмә төзелә.
“Бу очракларда әлеге беркетмә нигезендә административ комиссия 2000 сумнан 3500 сумга кадәр штраф сала”, – дип билгеләп үтте ул.
Кариев урамындагы күпфатирлы йортларга төрле идарәче компанияләр хезмәт күрсәтә, һәм бу шунда ук күзгә ташлана: кайберләренең территорияләрендә чүп үләнннәре үсә, икенчеләре, мәсәлән, 38, 32, 30нчы йортлар янында – уңган хуҗаның ишегалдындагы сыман тулы тәртип. Триммерлар белән эшләүче ир-атларны шул йортлар янында очраттык та.
“Җәй башыннан бирле дүртенче тапкыр чабабыз инде, – диде “Нефтьче” идарәче компаниясе хезмәткәре Константин Горшков. – Кариев урамы очыннан башладык, аннары Нурлат, Сәйдәшев урамнарына күчәчәкбез. Узган ел белән чагыштырганда, әлбәттә, эш күбрәк: яңгырлар аркасында чүп үләннәре тиз үсә”.
Ул идарәче компаниядә 8 ел инде слесарь-сантехник булып эшли, ә буш вакытында кулына триммер ала булып чыкты.
“Янәшәдә чабылмаган территория булгач матур түгел, әлбәттә, кешеләр кайчак чыгып, ул йортлар да безнеке дип уйлап, зарланалар, – ди Константин Горшков. – Кешеләр дә җитми инде анысы, әмма без үзебезгә карата кисәтүләр булмасын дип тырышабыз».
...Хәзер еш кына идарәче оешмалар бензин белән килеп туган катлаулы хәлне сәбәп итеп, акланалар. Ләкин, күренгәнчә, бу сылтау гына: теләгәндә, барысын да эшләргә – бензинын һәм кешеләрен дә табарга, тәртип тә урнаштырырга була икән бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев