Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

“ДомСтрой” төзелеш оешмасы прорабы Александр Гольнев төзелешкә 37 ел гомерен багышлаган

– 53нче СМУга эшкә килгәндә миңа 20 яшь иде. Акрынлап тәҗрибә тупладым һәм хәзер менә үзем яшь төзүчеләргә остаз булдым, – ди “ДомСтрой” төзелеш оешмасы прорабы Александр Гольнев (фотода уң якта).

Бүген ул төзүче буларак район тарихында тирән эз калдырдым дип курыкмыйча әйтә ала.

– Беренче объектым 1986 елда өлкәннәр йорты булды, шуннан башланды да инде. Соңыннан Кариев урамында торак комплексы, Нурлат урамында йорт, Куйбышев, Тимерҗанов урамнарында сугыш ветераннары өчен өйләр, Чулпанда, Ерепкинода клублар һәм башка объектлар төзедек, – ди ул.

Ә бүген ул хезмәт куя торган компания Гыйматдинов урамындагы 61нче йортны капиталь ремонтлау белән мәшгуль. “ДомСтрой” – ел саен республика программалары кысаларында башкарыла торган эшләрдә катнашучы подряд оешмаларының берсе. Красноармейская ур амының 61нче йортында эшләрне төгәлләгәннәр инде, Гыйматдинов урамында да ремонт тәмамланып килә.

– Түбәне – бәбкә системасын, җилләтү каналларын, шулай ук су, канализация, эчке электр системаларын тулысы белән алыштырдык, цокольне җылыттык, подъезд ишекләре һәм тәрәзәләрен яңарттык, отмосткаларны ремонтладык, – дип башкарылган эшләрне саный ПТО инженеры Андрей Мусин. – Подъездда җылылык буенча эшләрне тәмамлыйсы һәм опрессовка ясыйсы гына калып бара. Август уртасына тәмамларбыз дип уйлыйм.

Реклама

Подрядчының алга куелган бурычны ничек башкаруын шул йортта яшәүчеләр җитди контрольдә тота. Алар арасында элеккеге төзүчеләр бар икән, монда инде бернинди җитешсезлекне дә яшереп калырмын димә. Сания Шакирова әлегә канәгать – 44 еллык тарихка ия йортларында беренче капиталь ремонт аңардан яхшы билге алган.

– Бу йортны мин үзем төзегән идем, хезмәтем өчен шуннан ук фатир да бирделәр. Төзелеш тармагында мин 11 ел ташчы ярдәмчесе һәм буяучы-сылаучы булып эшләдем, – ди ул. – Егетләр капиталь ремонтны намус белән башкардылар.

Сания Шакирова, Александр Гольнев һәм Андрей Мусинны исә бер нәрсә – Төзүчеләр көне берләштерә. Димәк, узган якшәмбедә алар бер-берсен һөнәри бәйрәм белән котлаганнар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X