Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Шашин урамындагы шәһәр күле уртасыннан фонтан бәреп торачак

​​​​​​​Биредә инде шактый эш күләме башкарылган.

 – Амфитеатрда эшләр 80 процентка тәмамланды. Шәһәребез символы формасындагы янып торучы инсталляция астына агач аслыкны монтажлауны бу атнада төгәлләячәкбез. Барлык эшләр дә инде азагына таба бара, август азагына күлне төзекләндерү төгәлләнер дип уйлыйм, – ди подряд оешмасы җитәкчесе Вячеслав Тихонов.

Күлгә суны әле узган атнада ук тутырганнар. Биредә фонтаннан да су сиптерелеп торачак әле. Кыскасы, әлеге урын тынычлап ял итәргә яратучылар өчен дә, актив ялга өстенлек бирүчеләргә дә шәп урын булачак. Микрорайонда яшәүчеләр дә моны зарыгып көтә.

– Биредә эшләр баруын көн саен күзәтеп торабыз. Карап торырга да күңелле, – дип уртаклашты Шашин урамында яшәүче Зоя Наумова. – Безнең микрорайонга да чират җитүенә сөенәбез. Бик матур килеп чыга. Бу универсаль парк була торгандыр бит? Оныкларны да алып чыга алачакбыз, үзебез дә кичләрен йөрербез. Ә анда нәрсә була икән?

 Ә анда – амфитеатр, әлегә исә монтаж эшләре дәвам итә. Сәхнә, алдан ук планлаштырылганча, су өстенә кереп торачак, тамашачылар яр буеннан урын алачак, аннан исә бөтен парк уч төбендәге сыман күренәчәк. Фонтанны да карап хозурлана алачаклар, атның якты инсталляциясе белән дә. Хәзер исә төзүчеләр бригадасы тамашачылар урыннары артында тротуар түшәү белән мәшгуль, ул шәһәрне әлеге микрорайон белән тоташтырачак.

М и н и - п а р к , ч ы н н а н д а , төрле яшьтәге һәм шөгыльле кешеләрне берләштерәчәк. Мәсәлән, бу көннәрдә балалар мәйданчыгында эшләр төгәлләнеп килә, атна башында биредә кайбер уен элементларын урнаштыралар иде. Балалар таучыгы да ерактан ук формасының оригинальлеге белән игътибарны җәлеп итә, ул агач конструкцияле һәм канат баскыч белән. Ышыкланган урын да бар, балалар мәйданчыгының бу өлеше өлкәннәр өчен – ата-аналар уңайлы урнашып, биредән балаларын күзәтә алачак.

– Атынгычлар да урнаштырылачак, баланслы атынгыч бар инде, батутлар да булачак, – ди субподряд оешмасы прорабы Максим Гришин. Без аны лазерлы нивелир белән батут өчен урынны тигезләп торганда очраттык, андый батутлар спорт паркында да бар.

Реклама

Прораб әйтүенчә, балалар мәйданчыгы киләсе атнага җиһазланып бетәчәк, резина өслек җәяргә генә калачак.

Күлнең икенче бер өлешендә тренажерлы спорт мәйданчыгы ясауга әзерлек бара. Ташчылар бригадасы бер үк вакытта күлнең бөтен периметры буенча сузылачак койманы корырга әзерләнә.

Эшләрнең барышын карап тору, чыннан да, күңелле. Шашин урамында яшәүче Луиза Мингалиева да көн саен күл территориясенә к и л ә һ ә м т е р р и т о р и я н е ң яңартылуы белән хозурлана.

– Гаҗәеп зур төзелеш эшләре шулкадәр кызу темплар белән бара, үзгәрешләрне күрми калу мөмкин түгел. Кайчандыр куркыныч тудырып торган сулыкның шәһәр халкы һәм кунаклары өчен шундый матур ял урынына әверелүенә сөенеп туя алмыйбыз, – дип уртаклашты ул.

Ш ә һ ә р  к ү л е н д ә  э ш л ә р тәмамланырга күп калмый. Шәһәр көненә инде ул әзер булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X