Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Күпер ачылу вакыты якыная

Шәһәрдәге тимер юл аша күпернең яңаруы һәркем – шәһәрлеләр, авыл кешеләре һәм хәтта күрше районнар һәм төбәкләр халкы өчен дә зур вакыйгага әвереләчәк.

Бу көнне без зур түземсезлек белән көтәбез. Бу җәһәттән якташларының теләген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да аңлый. Кичә ул күпердә подрядчы оешма җитәкчесе Рөстәм Вәлиев белән очрашты һәм объектны 1 июльдә тапшырырга вәгъдә бирүләрен исләренә төшерде. – Ул кешеләр өчен кирәк, – диде Алмаз Сәлимович, күпернең район тормышындагы әһәмиятен аңлатып. Моңа каршы: “Бу проблема түгел”, – дигән җавап алды. Димәк, биредә хәрәкәт ачылуына санаулы көннәр генә калып бара. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, эшләр актив оештырылган. – Хәзерге вакытта тигезли торган бетон катлам урнаштыруга әзерләнәбез, – диде прораб Алексей Ещев. – Күпер кырыйларына, аны тротуардан аеру өчен, бүлеп торучы култыксалар урнаштырылачак, ә юлны тротуардан барьерлы чикләр аерып торачак. Барлык эшләр дә параллель алып барыла: берәүләр күпер цоколе астына разметка ясый, икенчеләр су агызу лотогын җыя, аннан күпернең ике ягындагы су конус буенча телескоплы тимер-бетон лотокка һәм су чистарту коеларына агачак. Дренажлы лоток ясау белән аерым бригада мәшгуль, биредә барысы 16 кеше эшли. Прораб сүзләренә караганда, бөтен эшләр дә график буенча бара, хәзерге вакытка аларның 75 проценты төгәлләнгән. “Әмма безгә тырышырга кирәк булачак әле”, – диде прораб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев