Нурлатта яңа ягу сезонына әзерлек бара
Менә җәйнең соңгы ае – август җитте. Димәк, яңа кышкы сезонга әзерлеккә нәтиҗәләр ясый башларга вакыт.
Урамда кояш кыздырып торганда бу хакта бәлки уйлыйсы да килми торгандыр әле. Әмма вакытында кайгыртмаганда 2021- 2022 елгы ягу сезоны шактый гына күңелсезлекләр китереп чыгаруы бар. Шуңа да җылылык челтәрләрендә яңа ягу сезонына алдагысы тәмамлану белән үк әзерләнергә керешәләр. Чөнки гидравлик опрессовка ясау, тышкы җылылык трассаларын юдыру, контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика, җилләтү һәм төтен каналларының техник торышын тикшерүне билгеле бер вакытта башкарырга кирәк.
– Шәһәр һәм авылларда 45 җылылык белән тәэмин итү чыганагы бар, әлеге котельнялар мәдәният, белем бирү, сәламәтлек саклау объектларына хезмәт күрсәтә, – ди Нурлат җылылык челтәрләре идарәчесе Рамил Шарапов. – Предприятие буенча җаваплылар билгеләнгән, алар кулланучыларның торакларында эчке җылылык челтәрләрен юдыру һәм опрессовкалау эшләрен кабул итәләр. Әзерлек эшләре кысаларында җылылык энергетиклары 1162 метр искергән торбаларны пенополимерминераль изоляцияле торбаларга алыштырганнар. Мәсәлән, Куйбышев урамында – 180, Гыйматдинов (61нче йорт) һәм Гагарин урамнарында – 30 һәм 34,3шәр метр магистраль җылылык трассасы алыштырылган. Бу юнәлештә “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында да зур эш башкарылган.
Ә м м а ә л е г ә б а р л ы к 3 5 3 күпфатирлы йортта да (аларның 211е үзәкләшкән тәртиптә, калганнары индивидуаль җылытыла) әзерлек эшләре 100 процентка тәмамланган дип әйтеп булмый. Мәсәлән, киңәйтелгән планерка да район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов хәбәр иткәнчә, 184 күпфатирлы йортта җылылык системасын юдыру һәм опрессовкалау – 87; 342 күпфатирлы йортта төтен юллары һәм җилләтү каналларын тикшерү 97 процент тәшкил итә.
– Идарәче компанияләр арасында ягу сезонына әзерлек 83 процент, – диде ул, “Эталон” һәм “Престиж”ны артта баручылар арасында атап. Аларга һәм кайбер белем бирү учреждениеләренә әзерлек темпларын арттырырга кирәк әле. Яңа ягу сезонына әзерлек шулай ук сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсендә дә канәгатьләнерлек түгел. Ә менә өлкәннәр һәм инвалидлар интернет-йорты, социаль яклау бүлекләренең эше яхшы яктан билгеләп үтелде – аларда кышка әзерлек 100 процент тәшкил итә.
Район башлыгы да иң суык сезонга әзерлек эшләрен озакка сузмаска чакыра. Киңәйтелгән планеркада сөйләшү барышында Алмаз Әхмәтшин ягу сезоны башланганчы барлык челтәрләр һәм документлар да тулысынча әзер булырга тиеш, диде.
– Бездә гадәттә август азагына кадәр документлар да рәсмиләштерелә, әзерлек эшләре дә төгәлләнә. Быел да 15-20 августка барлык төп эшләрне дә тәмамларга кирәк булачак, – диде ул.
Димәк, кемнәргәдер ашыгырга туры киләчәк. Һава торышы һәрчак бүгенгедәй булып тормаячак бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев