«Чыршыкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хәсәнова һөнәрен чын йөрәктән башкара
ХӘБӘРЛӘР

«Чыршыкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хәсәнова һөнәрен чын йөрәктән башкара

Бүген мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Очраклы гына түгел

Һөнәр сайлау – язмыш сайлау, дип юкка гына әйтмиләр, күрәсең. Менә “Чыршыкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хәсәнова да әлеге сүзләрнең хаклыгын үз үрнәге белән раслый. Язмышы аны, бормалы сукмаклар буйлап булса да, балачактан хыялланган һөнәренә алып килә. Һәм ул үзен бүген яраткан эшеннән башка күз алдына да китерә алмый.

“Әнием Гөлфия Исламовна Бикташева – бөтен тормышын балалар укытуга багышлаган кеше, хәзерге вакытта 8 нче мәктәптә хезмәт куя. Аңа карап, кечкенәдән минем дә укытучы буласым килә иде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, мәгълүмати системалар буенча техник белгечлеге алып чыксам да, күңелем педагоглыкка тартты. Һәм мин, тәрбияче булырга карар итеп, тагын бер уку йортына укырга кердем. Бу өлкәдә ике ел гына хезмәт куям әле, әмма үз урынымда булуымны аңладым инде”, – дип уртаклашты яшь тәрбияче. 

"Чыршыкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хәсәнова һөнәрен чын йөрәктән башкара

Уңыш

Лилия Илфатовна бу чор эчендә хезмәт тәҗрибәсе туплау белән бергә үз көчен һәм белемнәрен һөнәри осталык мәйданчыкларында да сынап карый, һәм саллы гына казанышларга ирешә. Хезмәт эшчәнлеген башлап кына килгән дәвердә методик эшләнмәләр бәйгесендә – беренче, “Ел тәрбиячесе-2024” бәйгесенең муниципаль этабында өченче урыннар яулавы аңа тагын да зуррак канат куя. Соңгы ике елда

“Безнең яңа тәрбияче” республика бәйгесендә җиңү яулап, акчалата грант алган яшь тәрбиячеләрнең берсе дә ул. Сүз уңаеннан, 2025 елда әлеге грантка “Камыр Батыр”, “Буратино”, “Кыңгырау”, “Светлячок”, “Кояшкай” балалар бакчаларыннан да барлыгы – 9, 2026 елда 6 тәрбияче лаек булган.

“Һәр уңышым, һәр грамота миңа киләчәк эшемә тагын да зуррак стимул бирә, – дип билгеләп үтте Лилия Хәсәнова. – Әмма иң мөһиме – балаларның шат елмаюларын күрү. Алар һәр нәрсәгә ихлас сөенәләр, һәр ирешкән уңышларын күрсәтеп, мактаналар. Һәм шундый минутларда аларның без – өлкәннәр өчен дә үрнәк булуын аңлыйсың”. 

Лилия Илфатовна мәктәпкә әзерлек төркеме белән эшли. Бу төркемгә 18 бала йөри, һәм тәрбияче аларның һәркайсы, шул исәптән әти-әниләре һәм өлкән коллегалары белән дә ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырырга өлгергән инде. Ә заманча эш ысулларын үзләштереп, аларны эшкә кертергә мәгълүмати системалар белән эшләү тәҗрибәсе ярдәмгә килә аңа. Моны бакча хезмәткәрләре дә билгеләп үтә.

Яңача фикер йөртә

“Лилия Илфатовна үзен максатчан, яңача фикер йөртүче педагог итеп күрсәтте. Һәркем белән уртак тел табып эшли, яңа технологияләрне үзләштерә, үз белемнәрен башка педагоглар белән дә уртаклаша, – дип сөйләде “Чыршыкай” бакчасы мөдире Эльмира Ибляминова. – Безнең балалар бакчасында 12 педагог хезмәт куя, аларның һәркайсы үз эшенә күңеле белән бирелгән, югары һөнәри осталык мәктәбе узып, бай тәҗрибә туплаган белгечләр. Чөнки бары балаларны ихлас яраткан кешеләр генә тәрбияче һөнәрен үз итә ала бит. Буыннар алмашы киләчәктә дә өзелмәсен, мәктәп чыгарылышлары арасында без – тәрбиячеләр сафларын тулыландырырга теләүчеләрнең саны артсын иде”. 

Лилия Хәсәновага киеренке эш көненнән соң күңеленә ял алып, киләсе һөнәри баскычларны яулау өчен рухи көч җыярга исә яраткан гаиләсе – тормыш иптәше һәм ике улы ярдәм итә. Үзен һөнәри бәйрәме белән котлаучылар да иң элек алар булырдыр – эшеннән тәм табып яшәве белән якыннарына да үрнәк бит ул.
 


Нет комментариев