Ул аграр техникум базасында оештырылган иде.
Белемнәре сыналды
Анда машина йөртү таныклыклары булган студентлар катнашты. Алар парталар артына утырып, үз белемнәрен тикшерделәр, чын юлларга яраклаштырылган шартларда автомобиль руле артында күнекмәләрен күрсәттеләр. Бәйге алар өчен киләчәктә кирәге чыгачак белемнәрен чарларга бик шәп мөмкинлек бирде.
Ярышлар традиция буенча берничә этапта үтте. Башта студентлар компьютерлар артында юл йөрү кагыйдәләрен белүгә тест чиштеләр. Биремнәр шактый катлаулы, яңа гына машина йөртә башлаган кешеләр җибәрә торган хаталарга нигезләнеп төзелгән.
“Машина йөртәм, таныклыкны бер ел элек алган идем. Тестта 5 хата ясадым, һәм кагыйдәләрне кабатларга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем, юлларда мондый хаталарны җибәрергә ярамый”, – дип уртаклашты бәйгедә катнашкан Дмитрий Терентьев.
Аннан соң конкурсантлар беренче ярдәм күрсәтү буенча сорауларга җаваплар бирделәр, күнекмәләрне гамәлдә дә күрсәттеләр. Соңыннан автодромга юнәлделәр, биредә “змейка”, импровизацияләнгән гаражга һәм чикләнгән мәйданчыкта параллель парковкага керү кебек фигуралы маневрлар башкардылар.
Җиңүчеләр финалда катнашачак
Составына Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” ГБУсы территориаль идарәсенең профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова кергән жюри конкурсантларның машина йөртү техникасын гына түгел, иминлек кагыйдәләрен саклауларын һәм төгәллекләрен дә бәяләделәр.
“Мондый ярышлар машина йөртү таныклыклары алган, әмма әле тәҗрибәләре зур булмаган студентлар арасында үткәрелә. Әлеге чара аларга кагыйдәләрне тагын бер кат чарларга, катлаулы маневрларны кабатларга һәм киләчәктә юлларда хаталарны булдырмаска мөмкинлек бирә”, – дип билгеләп үтте Гөлфия Харисовна.
Барлык сынауларның да нәтиҗәләре буенча иң яхшылар ачыкланды. Беренче урынга Раил Гыйззәтуллов лаек булды. Икенче урында – Данил Камалов, өченчедә – Дмитрий Терентьев. “Автосессия” бәйгесенең Казанда узачак финалында районыбыз данын нәкъ менә алар яклаячак.
Нет комментариев