Бу сезонда план буенча 30 670 нурлатлы грипптан вакцина ясатырга тиеш, бу – район халкының 60 проценты.
Нурлат районы үзәк хастаханәсе эпидемиологлары хәбәр итүенчә, вакцинаның беренче партиясе кысаларында 3770 доза кайткан: аның 400е – балалар өчен “Совигрипп”, өлкәннәр өчен 1370е – “Ультрикс Квадри” һәм 2000е – “Флю-М”.
Вакцинаны эш көннәрендә 8.00дән 16.00гә кадәр поликлиниканың прививка ясау кабинетында (2 нче кат, 221 нче кабинет) участок терапевтының кабул итүеннән соң ясатырга мөмкин.
Нет комментариев