Әсгать Габдуллин Нурлат районы юлларындагы иминлек мәсьәләләре турында сөйләде
ХӘБӘРЛӘР

Әсгать Габдуллин Нурлат районы юлларындагы иминлек мәсьәләләре турында сөйләде

Юллардагы иминлек мәсьәләсе Нурлат районы җитәкчелеге һәм халыкның уртак бурычы булып кала.

Районда юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле хәл, проблемалы участокларны ремонтлау, яңа светофорлар кую һәм юлларда балаларның иминлеген тәэмин итү турында без районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссиясе рәисе Әсгать Габдуллин белән сөйләштек. 

Һәлакәтләр саны кимеде, әмма...

– Әсгать Касыймович, районда юл хәрәкәте иминлеге белән бәйле вәзгыятьне ничек бәялисез? 

– Хәл тотрыклы. 2026 елның 8 ае эчендә төп күрсәткечләрнең кимүе күзәтелә: кешеләр сәламәтлегенә зыян салу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләренең саны 24тән 19га, имгәнүчеләрнең саны 35тән 29 кешегә кадәр кимеде.

Кызганычка каршы, узган елгы кебек үк, бер кеше һәлак булды. Балалар арасындагы имгәнүләр темасына аерым тукталып үтәсем килә. Сигез ай эчендә балигъ булмаганнар катнашында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3кә кимрәк. 

– Район юлларында борчу тудыра торган участоклар бармы? 

– Юл-транспорт һәлакәтләре даими кабатлана торган урыннарның ачыкланганы юк. Шулай да юл катламы тузу белән бәйле проблемалы урыннар бар. Аларны ремонтлау мәсьәләсе хәзерге вакытта “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе белән хәл ителә, бу участоклар алар балансында.

Әсгать Габдуллин Нурлат районы юлларындагы иминлек мәсьәләләре турында сөйләде

Профилактика зур роль уйный

– Аварияләрнең санын киметү өчен нинди чаралар күрелә? 

– Аварияләрнең санын киметү эшчәнлеге кысаларында инфраструктур чараларның тулы бер комплексы гамәлгә ашырылды. Мәсәлән, гимназия, 9 нчы мәктәп янындагы һәм Ленинград урамындагы юлларда проекцияле билгеләр куелды. Яктырткычлы “зебра” тәүлекнең караңгы вакытында, шулай ук пычрак яки кар белән капланган асфальтта да бик яхшы күренә, ә бу мәктәпләр янында аеруча мөһим.

Тиздән 2 һәм 3 нче мәктәпләр, тимер юлчылар скверы янында да проекцияле “зебра” билгеләре барлыкка киләчәк. Кариев һәм Безымянная урамнары киселешендә яңа светофор урнаштырылды, бу транспорт агымын тәртипкә китерде. Ленинград урамында бер секцияле светофор куелды, аның янып-сүнеп торучы сары төстәге сигналы йөртүчеләрне көйләнми торган кичү урынына якынлашулары турында алдан кисәтә. 

– Юлларыбызда җәяүлеләр кичүләре, яктырткычлар һәм билгеләр җитәрлекме? 

– Без ел саен юл инфраструктурасын яңартабыз: ясалма тигезсезлекләр урнаштырабыз, тузган юл билгеләрен алмаштырабыз. Яктырту мәсьәләсенә килгәндә, Ключи микрорайоныннан Түбән Нурлат аша Самара өлкәсе чигенә кадәр төбәк юлы буенда линия төзелеп бетте. Шундый ук эшләрне Мамык авылы янында башкарырга ниятлибез. Шоссейная һәм Сембер урамнарындагы төбәк юлларын яктырту мәсьәләсе өстендә дә эшлибез. 

Кире элемтә каналлары

– Юллар белән бәйле проблемалар яки хокук бозучылар белән очрашканда, нурлатлылар кая хәбәр бирә ала? 

– Моның өчен берьюлы берничә канал эшли, болар – “Халык контроле” системасы, кире элемтә өчен төбәк порталлары һәм район хакимияте сайты.

Болардан тыш, “Халык инспекторы” кушымтасы да актив кулланыла. Теләсә кем юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары, мәсәлән, машиналарын кешеләр гомеренә куркыныч тудырып йөртүчеләр яки транспортларын газонга куючыларны фотога яки видеога төшереп, “Халык инспекторы” кушымтасы аша ЮХИДИгә мәгълүмат җибәрә ала. Кабул ителгән барлык мөрәҗәгатьләр дә рәсми рәвештә теркәлә һәм билгеләнгән вакытта карала.


Нет комментариев