Нурлат районында көнбагыш урагы башланды
АВЫЛ

Нурлат районында көнбагыш урагы башланды

Быел аның мәйданнары 18 мең гектардан артыграк.

Көнбагыш урдыралар

Әле кайчан гына ерактан алтынсу булып күренеп утырган көнбагыш басуларының төсе бүген инде үзгәргән, яфраклары корыган, кәрзиннәрдәге көнбагыш бөртекләре дә менә-менә коелырга тора. Димәк, аларны җыеп алыр өчен вакытны кулдан ычкындырмау мөһим. “Чистай” холдинг компаниясенең 15 нче агрофирмасында да, шуны истә тотып, эшне атна башында башлап җибәрделәр. 

Урак чорының яңгырлы килүе аркасында, механизаторлар өчен бу сезон бик киеренке булды: комбайнчылар башта бөртекле культураларны, аннары рапс уңышын җыюда эшләделәр. Эшләр тәмамлану белән икенче көнне үк, техникаларын көнбагыш урдыру өчен көйләп, Елаур янәшәсендәге көнбагыш басуларына ашыктылар. Беренче булып эшкә керешүче биш механизатор арасында тәҗрибәле комбайнчы Рәмис Нямаев та бар. Механизаторлык стажы 30 елдан артыграк аның, шуның 20 елын комбайнчы булып хезмәт куя. Шуңа да һәр төр культураны урдыруның үзенчәлекләрен дә яхшы белә. 

Нурлат районында көнбагыш урагы башланды

“Көннәр коры торгач, кәефләр яхшы. Көнбагыш басуларында эш рапсныкына караганда көйлерәк тә бара әле. Тузаны гына күбрәк. Һава торышы шулай яхшы булса, барын да вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга тырышачакбыз”, – ди ул. 

Көнбагыш – югары маржиналь культура, ә агрохолдингта мондый культураларны игүгә игътибар зур. Баш агроном урынбасары Вадим Иванов билгеләп үткәнчә, көнбагыш урагына десикациядән соң 10 көн узгач, бөртекләрнең дымлылыгы оптималь 6-8 процентка җиткәч керешкәннәр. 

“Быел бездә көнбагыш мәйданнары шактый зур, 15 нче агрофирмада гына да 8 340 гектар тәшкил итә. Төрле фирмаларның гибридларын чәчтек, бу аларның уңышын, майлылыгын һәм сыйфатын сынап карау өчен кирәк. Якынча исәпләүләр буенча биредәге кырдан гектарыннан уртача 20-25 центнер уңыш чыгар дип уйлыйбыз, – ди ул. 

Алга таба хуҗалыкта көнбагыш басуларында техниканың санын тагы да арттырырга исәпләре. 

“Басуларга тагын 10-15 берәмлек техника җәлеп ителәчәк. Төп бурыч – барысын да тиз һәм югалтуларсыз җыеп алу. Бер үк вакытта соя урагы да бара: 9 000 гектарның 1 600ендә эшләр тәмамланды инде, уңыш яхшы – һәр гектардан 29-30 центнер чыга. Бөтен җыелган уңыш киптерү һәм эшкәртү өчен элеваторларга җибәрелә”, – ди Вадим Иванов. 

Эшләр оешкан төстә бара

Бу көннәрдә районның барлык хуҗалыкларында да эшләр тулы куәтенә дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Шәрәфетдинов әйтүенчә, район буенча техник культураларның гомуми мәйданы 40 мең гектарга якын. 

“Бүгенге көндә хуҗалыклар техник культураларны барлык мәйданнарның 40 процентыннан җыеп алырга өлгерде. Эшләр комплекслы рәвештә оештырылган. Урак белән беррәттән авыл хуҗалыгы пр едпри ятиеләр е көзге культуралар чәчә һәм туңга сөрү эшләре алып бара. Яңгырлардан соң килгән коры, кояшлы көннәр – игенчеләр өчен зур бүләк булды һәм механизаторларыбыз һәр аяз сәгатьне нәтиҗәле файдаланып эшләү өчен бөтен тырышлыкларын куя”, – ди ул.


Нет комментариев