Нурлаттан Юлия Растоскуева Россия чемпионатында көмеш медаль яулады
ХӘБӘРЛӘР

Нурлаттан Юлия Растоскуева Россия чемпионатында көмеш медаль яулады

Узган атнада Алабуганың “Манеж” спорт комплексы базасында ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Россия чемпионаты узды.

Казанышлар юлында

Ирекле һәм классик стильләрдә үткән ярышларда илнең 25 төбәгеннән 300гә якын спортчы катнашты. 

Турнир дөнья чемпионатына сайлап алу ярышлары да булды: аның нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасының составы ачыкланды. Чемпионатта Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе чыгарылышы, тренер Расих Сәмигуллинның шәкерте Юлия Растоскуева уңышлы чыгыш ясап, үз үлчәү категориясендә көмеш медальгә лаек булды. 

Юлия Растоскуева

Мактаулы якташыбыз ул

Юлия Елаур авылында туып-үскән кыз, көрәш белән мәктәп елларыннан ук җитди шөгыльләнә. Спорттагы беренче адымнарын ул остазы, тәҗрибәле тренер Расих Сәмигуллин җитәкчелегендә ясаган иде. 

Вакытлар узу белән мавыгуы җитди спорт карьерасына әверелеп, инде 17 яшендә Юлия Россиянең спорт мастеры нормативын үтәде. Берничә тапкыр Россия чемпионатларында җиңүләр яулады, ә 2024 елда дөнья чемпионатында алтын медальгә лаек булды. 

Быелгы Россия чемпионаты да Юлия өчен җитди сынау булган. Ул чыгыш ясаган үлчәү категориясендә илнең төрле төбәкләреннән җыелган дистәгә якын көчле һәм тәҗрибәле спортчы бил алышкан. Тренеры Расих Сәмигуллин һәм Нурлат районы Көрәш федерациясе рәисе Илнур Сәлаховның да янәшәдә булып, көч биреп торуы исә Юлиягә мөһим рухи терәк булган.

Нурлаттан Юлия Растоскуева Россия чемпионатында көмеш медаль яулады

Дөнья чемпионатына юллама

Гомумән, аның уңышлары нурлатлылар өчен зур горурлык. Алар аның өчен ноябрь аенда билбау көрәше буенча Казанда узачак дөнья чемпионатында да җан атып торачаклар. Чөнки Россия беренчелегендә яулаган көмеш медаль Юлия Растоскуевага илебезнең җыелма командасы составында дөньякүләм ярышларда катнашу мөмкинлеге биргән. 

Алабугада узган Россия чемпионатында спорт мәктәбенең тагын бер чыгарылышы – хәзерге вакытта Әлмәт физик культура көллиятендә белем алучы Зөлфир Сөнгатуллин да катнашкан. Яшь спортчы өчен мондый дәрәҗәдәге ярышларда катнашу шулай ук зур тәҗрибә булган.


Нет комментариев