Газета укучыларыбызның күбесе Николай Некрасовның “Мороз, красный нос” поэмасындагы “Есть женщины в русских селеньях… Коня на скаку остановит, в горящую избу войдет…” дигән таныш юлларны хәтерлидер.
“Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фондының “Игелек кыл” волонтерлар төркеме әгъзасы Хәмдия Кудашова – шундый хатын-кызларның берсе.
Яше инде сиксәнгә якынлашса да, ул “Ветеран” хорында җырлый, фитнес-залга һәм бассейнга теләп йөри. Аның машина йөртү стажы да шактый зур инде. Һәрвакыт пөхтә, җитез, энергияле һәм ачык йөзле Хәмдия – оста хуҗабикә, акыллы әни һәм яраткан әби дә.
“Игелек кыл” волонтерлар төркеме оешуның беренче көннәреннән үк ул махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларны иң кирәкле әйберләр белән тәэмин итүгә үз өлешен кертә. Ул теләсә нинди эшкә курыкмыйча алына: өлгеләр кисә, төрле кирәк-яраклар тегә, посылкаларны төргәкләп, алгы сызыкка озата.
“Ярдәмебезнең сугышчыларга кирәк булуын тою яңа көч бирә. Шуңа күрә көн саен өйдәге мәшәкатьләребезне читкә куеп, эшкә ашыгабыз. Алгы сызыктагы егетләргә анда күпкә авыррак бит, аларның тормышын ничек тә җиңеләйтү – бүген безнең бурычыбыз”, – ди ул.
Нет комментариев