Әмир һәм Ольга Прудниковлар Нурлатка “Земство укытучысы” программасы буенча күченеп килгән
ХӘБӘРЛӘР

Әмир һәм Ольга Прудниковлар Нурлатка “Земство укытучысы” программасы буенча күченеп килгән

Бүген Укытучылар көне билгеләп үтелә.

Язмыш Нурлатка китергән

Ирле-хатынлы Әмир һәм Ольга Прудниковлар һөнәри бәйрәмнәре – Укытучылар көнен быел икенче мәртәбә Нурлатта каршы алачаклар. Хезмәт биографияләрендә яңа – “З нче мәктәп” дигән сүзләр язылуга нибары бер ел гына әле аларның, әмма бу чор эчендә шәһәр дә, уку йорты да күңелләрендә какшамас эз салырга өлгергән инде. Ә бит һөнәри юллары Оренбург өлкәсе белән тыгыз бәйләнгән Прудниковлар язмыш үзләрен ерак Нурлатка алып килер дип уйлап та карамаганнар. Әмма аның гаиләгә карата үз планнары булган икән... 

Әмир һәм Ольга Прудниковлар Нурлатка “Земство укытучысы” федераль программасы буенча күченеп килгән 

«Яшәү урынын үзгәртергә кызларыбызның сәламәтлеге этәргеч бирде, табиблар климатны алыштырырга киңәш иттеләр. Без табигать шартлары кулайрак булган Татарстанны сайладык, бу җәһәттән “Земство укытучысы” программасы ярдәмгә килде», – дип сөйләде Әмир Александрович. 

Гаилә тормышларын тамырдан үзгәртү мәсьәләсенә бик җитди якын килә. Документларны тапшырыр алдыннан Прудниковлар үзләренә яңа эш урыны тәкъдим ителгән Нурлат белән танышып кайтырга булалар. Сәфәрләре барышында 3 нче мәктәп коллективы белән очрашалар, җирле халык белән аралашып, биредәге яшәү шартларын үзләштерәләр. 

«Нурлатны бер күрүдә үк ошаттык. Урамнарда балаларның күп булуына игътибар иттек, димәк, шәһәр имин, тыныч, куркынычсыз дигән нәтиҗәгә килдек. Бирегә күченеп килүебезгә бер тапкыр да үкенгәнебез булмады әле», – дип уртаклашты Ольга Петровна.

Һөнәрмән укытучылар

Әмир һәм Ольга Прудниковлар Нурлатка “Земство укытучысы” федераль программасы буенча күченеп килгән 

Мәктәп бусагасын атлап керүгә үк, алар икесе дә педагоглар даирәсендә үз кешегә, ә укучылар өчен яраткан остазларга әвереләләр. Һәм бу гаҗәп тә түгел: укытучылык эшенә бормалы сукмаклар буйлап килсәләр дә, менә инде дистә елдан артыграк үз яшәү мәгънәләрен нәкъ менә әлеге һөнәрдә табуларын аңлаганнар. Ә күңел биреп эшләгән эш өлге булыр, диләр, бу аларның үз вазыйфаларын җаваплы башкаруларында да, укучыларының өлгерешендә дә чагылыш тапмый калмый. Моны мәктәп җитәкчелеге дә билгеләп үтә. 

«Әмир Александрович белән Ольга Петровна гомерләре буе мәктәбебездә эшләгән кебек, коллективка бик тиз кереп киттеләр, укучылар белән дә уртак тел таптылар, – дип сөйләде 3 нче мәктәп директоры Юрий Пименов. – Бездә башлангыч сыйныфлар, физика укытучыларына ихтыяҗ зур иде, физика буенча педагогларны хәтта башка мәктәпләрдән җәлеп итәргә туры килде. Шуңа Әмир Александрович белән Ольга Петровнаның килүе безне проблемадан коткарды. Алар үз вазифаи бурычларыннан тыш та зур эш башкаралар, җәмәгатьчелек эшендә, дәресләрдән соң чаралар оештыруда актив катнашалар». 

Бу сүзләр, һичшиксез, укытучылык эшен йөрәкләре белән сайлаган Прудниковларның югары һөнәрмәнлеге турында сөйли. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Ольга Петровна педагог булырга кечкенәдән хыялланган, әйтүенчә, әле бала вакытта ук йомшак уенчыкларын тезеп, аларга дәрес үткәрә торган булган. Физика фәнен һөнәри язмышы иткән Әмир Александровичның да үз тарихы. 

«14 еллык педагоглык стажым дәверендә бик кызыклы һөнәри юл уздым, – дип сөйләде ул. – Мәктәпкә эшкә урнашканның икенче елында ук директор урынбасары, 7 елдан директор итеп билгеләндем. Нәкъ менә директорлык чорында мин үзем өчен сыйныфта балалар белән эшләүнең күңелгә ятышлырак булуын аңладым. Әлбәттә, педагогларның хезмәте җиңелләрдән түгел, мәшгульлек зур, 24кә 7 системасы буенча эшләргә әзер булу таләп ителә. Әмма укытучы һөнәрен сайлагансың икән, аны үз язмышың итеп кабул итү бик мөһим. Тормышыбыз – балаларда, без алардан рухи көч алып эшлибез». 

Әлеге сүзләрнең бүген районыбызда фидакарь хезмәт куючы, үз һөнәрен чиксез яраткан 500дән артыграк педагогик хезмәткәр өчен дә чын яшәү мәгънәсенә әверелүе хак. Чөнки балаларның күзләрендәге ялкын, уңышлары һәм рәхмәт сүзләре – укытучы хезмәтенең иң югары бәясе һәм мәңгелек бүләге бит.


Нет комментариев