24 дистанциядә бу көнне 300дән артыграк төрле яшьтәге спорт сөюче стартка басты.
Алар өчен җан атарга килгән нурлатлылардан “Ак Барс” спорт үзәге кайнап торды. Менә 40 елга якын балаларга физик тәрбия дәресләре биргән Әнисә Хәмәтҗанова да беренче тапкыр йөгерү ярышларында катнашучы оныгы Зифага рухи теләктәшлек күрсәтергә Кәкре Атаудан килгән иде. Әнисә Юнысовнаның үз бүләкләр янчыгында “Татарстан кроссы”нда төрле елларда яуланган медальләре дә бар.
“Спортның чаңгы, өстәл теннисы, бадминтон, волейбол, баскетбол төрләре белән дә яратып шөгыльләнәм. Җиңел атлетика буенча исә иң зур уңышны 2001 елда, республикакүләм “Аргамак” ярышларында яулаган идек – ул чагында бер укучым белән башта Яр Чаллы, аннары Казанда узган эстафетада гомумкоманда зачетында икенче урынны алдык, – дип уртаклашты ул. – Зифа да спортны үз итә, йөзү, аэробика секцияләренә йөри, футбол, бадминтон уйнарга ярата. Киләчәктә, бәлки, минем эземнән китәр дигән өметем дә бар».
Һәм әлеге өмет акланыр да төсле. Шәһәр гимназиясенең 1 нче сыйныфы укучысы Зифа узышчыларның иң кечкенә яшь категориясе – 2019 елгы һәм аннан да кечерәк 7 кыз белән көч сынашты. Һәм аның өчен әлеге дебют ярышлары матур триумфка әверелде: 300 метр арага йөгереп, финишка икенче булып килде ул. Бүләкләү тантанасы барышында яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән көмеш медаль, грамота һәм “Татарстан кроссы” символикасы белән күкрәк номерын алгач, күңеле тагын да үсенде.
Баш хөкемдар Геннадий Герасимов та ярышларда беренче тапкыр катнашучы яшь нурлатлыларны хуплап, күпләр өчен бу узышларның спорттагы киләчәкләре өчен шәп стартка әвереләчәген билгеләп үтте. Дистанцияләр 300 метрдан 3 километрга кадәр аралыкта булып, һәр катнашучыга үз физик әзерлеген, көчен һәм чыдамлыгын сынарга мөмкинлек бирде.
Әниле-кызлы Татьяна һәм Ульяна Калининалар, мисал өчен, җиңел атлетика ярышларын калдырмаска тырышалар, әйтүләренчә, бу алар өчен тонус, фигура һәм сәламәтлекне саклау чарасы да. Шуңа Самара һәм Казан шәһәрләрендәге йөгерешләрдә дә катнашалар, җиңүләр яулыйлар.
“Кросска бер ай элек әзерләнә башладык, соңгы ике атнада бер көн йөгерү буенча тренировкалар үткәрсәк, икенче көнне, һичшиксез, бассейнга бара идек. Спорт – сәламәтлегебезгә төп кертем, һәркемгә спорт белән бәйле яшәү рәвеше алып барырга киңәш итәбез”, – диде Татьяна Ивановна.
Һәм, сүзләрен раслагандай, хатын-кызлар арасындагы VIP-йөгерештә беренче булып килде ул. “Татарстан кроссы” Россиядә халыклар бердәмлеге елы һәм “Милләтләр кроссы” Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында уздырылды.
Нет комментариев