Районның баш ветеринария табибы йорт кошларын теркәү тәртибен аңлатты
Көн темасы

Районның баш ветеринария табибы йорт кошларын теркәү тәртибен аңлатты

Сентябрь башыннан гамәлгә кергән закон буенча, йортта 10 баш кош асрала икән, алар махсус системада теркәлергә тиеш.

1 сентябрьдән шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрала торган барлык кош-корт та “Хорриот” системасында теркәлергә тиеш.

Әлеге яңалык кош-корт асраучылар арасында зур шау-шу кузгатты. Өстәвенә, социаль челтәрләрдә таралган кайбер ялгыш хәбәрләр дә халык арасында аңлашылмаучанлыклар тудырды. Әтәч-тавыкларын тотып Күпфункцияле үзәкләргә килүчеләр турында кызыклы видеолар меңләгән карау җыеп, популярлык казанды хәтта. Шаяру шаяру белән, әмма тема җитди һәм йортында каз, тавыклар асрап көн итүче авыл кешеләренең сорауларына Нурлат районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә ачыклык керттеләр.

1 сентябрьдән шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрала торган барлык кош-корт та “Хорриот” системасында теркәлергә тиеш.

 

“Россия Хөкүмәте карары буенча, ишегалларында 10 баштан артыграк кош асраучы һәркем аларны “Хорриот” системасында исәпкә куярга тиеш. Әлеге яңалык сентябрь башыннан һәм иң беренче чиратта ветеринария иминлеген истә тотып гамәлгә кертелде”, – ди берләшмә начальнигы Илнур Хәнәфиев. – Хуҗалыктагы барлык кош-кортның да исәбе алына. Мәсәлән, йортта 8 тавык, 5 үрдәк, 8 каз булырга мөмкин. Бу инде 21 баш дигән сүз, димәк, исәпкә алынырга тиеш. Барлык кошлар да, нинди токымнан һәм нинди максатларда асралуына да карамастан, исәпкә куела. Кош-кортның саны 10нан кимрәк икән, әлегә исәпкә куярга кирәкми”.

Закон гамәлгә кергән һәм ул үтәлергә тиеш. Әмма авылда тавык-чеби асрап көн күрүче әбибабайлар да бар бит әле. Алар системада теркәү процедурасыннан, өстәмә мәшәкатьләрдән куркып, соңгы әтәч-тавыкларын да пычак астына җибәрмәсме? Бу эш ничек башкарылачак соң?

“Кошларны теркәү өчен Күпфункцияле үзәкләргә дә, башка урыннарга да барып йөрергә кирәкми. Теркәү эшен ветеринария службалары башкара. Моның өчен авылларда халык участок ветеринария табибларына мөрәҗәгать итеп, хуҗалыкта асралучы кошкортларның саны турында хәбәр бирә. Шәһәр халкы исә ветеринария станциясенә 2-58-26 номеры буенча шалтырата ала, – ди Илнур Харисович. – Ветеринария белгечләре аларны “Хорриот”та терки һәм идентификатлаштыру номеры бирә. Номер һәр кошка аерым ясалмый, ул кошларның төркемнәренә бирелә. Исәпкә алу процедурасы бушлай башкарыла”.

1 сентябрьдән шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрала торган барлык кош-корт та “Хорриот” системасында теркәлергә тиеш.

Шунысын да истә тотарга кирәк: кош-кортны теркәгәннән соң саннардагы б арлык үзгәрешләр турында да ветеринарларга хәбәр биреп барырга кирәк булачак. Мәсәлән, тавыгыгыз чеби чыгарды яисә каз бәбкәләре сатып алдыгыз, ди. Димәк, 7 көн эчендә шалтыратып хәбәр итәргә кирәк булачак. Кош-кортны суйган яки алар үлгән очракта да шулай.

“Закон таләпләрен үтәмәгән очракта штрафлар каралган. Физик затлар өчен ул – 1 мең, шәхси эшмәкәрләргә – 5 мең, юридик затларга – 20 мең сумга кадәр тәшкил итә. Тагы шунысы да бар: системада теркәлмәгән очракта ветеринария документлары алып булмаячак, ә бу продукцияне сатканда кыенлыклар китереп чыгарачак”, – ди Илнур Хәнәфиев.

1 сентябрьдән гамәлгә кергән үзгәрешләр исә йорт куяннары асраучыларга да кагыла.


Нет комментариев