Нурлатлылар, сайлауларга гаилә белән килеп, фотобәйгедә катнаша ала
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар, сайлауларга гаилә белән килеп, фотобәйгедә катнаша ала

Анда катнашу өчен сайлау участогы фоныныда күмәк фото ясарга кирәк.

Киләсе атнада узачак сайлаулар көннәрендә Татарстанда “Сайлауларга бөтен гаилә белән” фотобәйгесе узачак. Анда катнашып, 3 Sollers* ST8 автомобиле яки 33 17 нче iPhone**ның берсен отарга мөмкин булачак. Фотобәйгедә катнашу өчен гаилә белән сайлау участогы фонында, тавыш биргәннән соң бирелә торган беләзекне кулыгызга киеп, фотога төшәргә һәм аны ВКонтактедагы сәхифәгезгә #Всейсемьейнавыборы #Татарстаналга хештеглары белән урнаштырырга кирәк булачак.

Фотобәйгенең шартлары белән тулырак https:// vk.ru/tatarstanalga төркемендә таныша аласыз. 

 


Нет комментариев