Әлеге эшкә Сукырлар җәмгяте әгъзалары да кушылган.
“Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фонды каршындагы “Сети для СВОих” хәрәкәте әгъзалары сугышчылар өчен тактик беләзекләр үрә башлаганнар. Мондый беләзекләр – кыр шартларында алыштыргысыз нәрсә. Сугышчылар аны һәрчак үзләре белән йөртәләр һәм, кирәге чыкканда, тактик бурычларны үтәү, беренче ярдәм күрсәтү, хуҗалык эшләрен башкару максатларында кулланалар. Чөнки беләзек сүтелгән килеш 5 метр озынлыктагы нык җепне алыштыра.
Беләзекләр үрү эшенә Сукырлар җәмгыяте һәм волонтерлар хәрәкәтенең актив әгъзасы Рамил Мостафин да кушылган. Тормыш иптәше Ольга Александровна белән алар инде берничә ай дәвамында маскировкалау челтәрләре үрүдә катнашып, фронтка ярдәм күрсәтәләр. Күзләре берни күрмәсә дә, Рамил Мусаевич беләзекләр үрү техникасын да тулысынча үзләштергән, әлеге эшне ул бик теләп башкара – үрелгән беләзекләр бик тиздән фронтка җибәреләчәк һәм бәлки ничәмә-ничә гомерне саклап калачак.
“Сети для СВОих” хәрәкәте әгъзалары үз эшчәнлекләрен туктатмый, алар маскировкалау челтәрләре, нашлемниклар һәм “Леший” костюмнары ясау буенча зур эшчәнлек алып баралар.
Нет комментариев