Чишмә территориясен чистарту һәм төзекләндерү буенча чираттагы өмә җирле нефтьчеләр көче белән шул көннәрдә узды.
Чишмә Нурлатның әйләнеч юлында урнашкан һәм аны беренчеләрдән булып ачкан Зөфәр Гыймаев исемен йөртә. Өлкән буын кешеләренең истәлекләре буенча, нурлатлылар бирегә саф чишмә суын алу өчен генә түгел, намаз уку өчен дә килә торган булганнар.
Шикәрчеләр бистәсе мәчетенә йөрүчеләр өчен Зөфәр Гыймаев исеме аерым хөрмәткә лаек. Ул мәчет аксакалы булган һәм аның төзелешендә актив катнашкан. Аның истәлегенә биредә күркәм гадәт бар: мәхәллә халкы бергәләп чишмә янына төшеп, изге догалар укыйлар һәм аны искә алу мәҗлесе үткәрәләр.
“Без чишмә территориясендә тәртип саклануына сөенәбез. Бу юлы да игелекле башлангычка шаһит булдык һәм бик шатландык. Төзекләндерү эшләрендә безнең мәхәллә кешеләре дә катнаша”, – дип сөйләде шикәрчеләр бистәсе мәчетенең имам-хатыйбы Минәсхәт хәзрәт Фәйзетдинов.
Былтыр “Татнефть” грантын гамәлгә ашыру кысаларында чишмәне төзекләндерү буенча шактый эшләр башкарылган иде.
Нет комментариев